tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы» халыкара бәйгесе дирекциясе утырышы узды
«Татар кызы» халыкара  бәйгесе дирекциясе утырышы узды

«Татар кызы» халыкара бәйгесе дирекциясе утырышы узды

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында «Татар кызы» халыкара  бәйгесе дирекциясе утырышы узды. Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, аның I урынбасары Данис Шакиров һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, «Татар кызы» халыкара  бәйгесе дирекциясе җитәкчесе Лена Колесникова, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнаштылар.

Җыелышта чираттагы “Татар кызы – 2018” бәйгесен үткәрүгә кагылышлы: конкурсның нигезләмәсе, катнашучы төбәкләр һәм чит илләр исемлеге, тантаналы финал өлешен уздыру һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.

Исегезгә төшерәбез, “Татар кызы – 2017” исеменә быел Татарстан катнашучысы Гөлназ Гатина лаек булган иде, шуңа күрә конкурсның шартлары буенча, чираттагы матурлык бәйгесе финалы Казан шәһәрендә уздырылачак.  

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*