enrutat
Баш бит / Татар кызы — кем ул?
Татар кызы — кем ул?

Татар кызы — кем ул?

Татарлар хатын-кызның милли идеалы турында иң еш сөйләшә торган халык сыман. Рәсем сәнгатебез дә, әдәбият та бу мәсьәләне әледән-әле күтәрә, әмма җәмгыять бик күп социаль төркемнәрдән тора, һәм язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар алар арасыннан табып алган матурлык үрнәкләре, өлгеләре һәрвакытта да бар кеше зәвыгына җавап бирмидер. Проблемага динчеләр күзлегеннән якын килсәң дә, чишелеш шулай ук үзенчәлекле булыр. Кем генә кызларыбыз гүзәллеге хакында сөйләмәсен, аларның киеменә дә, чәченә дә, буяулар үзгәрткән йөзенә дә, табигый чибәрлегенә дә, йөрешенә дә, белеменә дә, үз-үзен тотышына да игътибар итә.

Борынгыдан тупланган халык иҗатында кызларга бәя биргән җырлар да, мәкаль-әйтемнәр дә бихисап. Шулар арасында «киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатып калырлар» дигән гаҗәеп тә тугры фикерлесе бар. Бу – татар милли хатын-кызына куелган төп таләпне аерып чыгарган мәкальдер. Акыл дигәндә, без белемлелек яисә мәгълүматилыкны гына түгел, үзеңне ничек тотарга кирәклеген белүне, руслар кулланган «мудрость» сүзендәге мәгънәне дә күздә тотабыз, хәтта ки бу очракта алгы планга ук чыгарабыз. Әйе, киемнәр үзгәрә, гадәтләр алмашына. Төрле халыклардан әллә никадәр яңа сыйфатлар үтеп керә. Алар арасында уңайлары да бардыр, әмма тискәреләре күзгә ныграк чалына. Бер үк вакытта үз халкыңның яман гадәтләре өчен, башкаларны гаепләү дә килешми кебек. Әгәр читләрнең зыянлы тәэсиренә каршы тора алмый икән, димәк, халык бетүгә дучар ителгән. Әле моннан егерме ел элек кенә дә авыл кызлары клуб яннарында, кибет ишек төпләрендә тартып тора, дип сөйләсәләр, ышануы авыр булыр иде. Кайчандыр тәмәке төтенен, әти-әниләреннән яшереп, авылдашларына күрсәтү оят санап, клуб артларында гына суырганнар кайбер җирләрдә инде алгы якка ук чыкты. Хәер, «клуб арты» гыйбарәсе дә өшетә иде безне яшьлектә. Анда кичен-төнлә ир-атлар, бик еш кына сәрхушләр җыелып тора, әнә шуңа күрә озакка сузылган бәйрәм кичәләрендә хатын-кыз сабыйларын шундагы бәдрәфкә алып барырга да шүрләр йә уңайсызланыр иде. Безнең чорда кызларның бәһасе кем гаиләсендә үсүеннән, әти-әнисенә, бигрәк тә әби-бабасына карата мөнәсәбәтеннән, тырышлык-булганлыгыннан, коллектив хезмәт вакытында үзен ни рәвешле күрсәтүеннән, хәтта ничек укуыннан, артыннан нинди егетләр йөрүеннән, алар белән үзен ничек тотуыннан, кичләрен кайда кем белән ничек уздыруыннан, сөйләм аһәңеннән, шул сөйләмдә нинди сүзләр куллануыннан, мәҗлесләрдәге тотышыннан, бизәнү рәвешеннән, кигән киеменнән, холык сыйфатларыннан, исәнләшү әдәбеннән, сыйныфтагы мөнәсәбәтләреннән, хәтта йокыдан тору вакытыннан, клубта кемнәр белән утыруыннан, уеннардагы кыланышларыннан, сәхнә культурасыннан тора иде, һәм аның башка күпсанлы әле аталмаган шартлары бар. Кеше, бигрәк тә кызлар белән булган ниндидер вакыйга-күренеш кенә дә авыл халкының әлеге бәясен кискен, хәтта кардиналь үзгәртергә мөмкин иде.

Егетләрнең, улларына күз һәм колак ярдәмендә хатын сайлаган әниләрнең шушы төр таләпләренә, әлбәттә, идеалдагы кызлар гына җавап бирә алгандыр, әмма андыйлар шактый иде. Авылны гомер бакый татарның генофонды санадык. Аны исә яшьлегебездә үз урамыннан төркемдә җырлап узарга да кыенсынган, өй турларыннан үткәндә, бигрәк тә аталарыннан оялып, тавышын баса төшкән кыз-егетләр төзегән гаилә балалары баета килде. Менә хәзер, төнен капка алды утыргычларында йә булмаса караңгы почмакларда кальян суырып ял итүчеләргә, шәһәр кафеларында сыра эчеп төсен югалткан төн кошларына, клубларда экстази тәэсирендә исәрләнеп биегән ярымшәрә туташларга карап, киләчәгебез нинди булыр, дип баш ватабыз. Куркыта. Өшетә… Ике гасыр чигендә милли хәрәкәттә йөргән, хәзер әдәбият-сәнгать мәйданында үзен күрсәткән яшьләребезне безнең буын, бездән өлкәнрәкләр тәрбияләсә, бүгенге үсмерләрне, яшьләрне Үзгәртеп кору елларында туганнар үстергән ләбаса! Аңа кадәр күз күрмәгән, иң куркыныч төшләребезгә дә керер дип фаразланмаган туксанынчы еллар бөтен ил халкының милли-мәдәни кыйммәтләренә үзгәреш кертсә дә, аның коточкыч нәтиҗәсе бераз соңрак, килер буыннарда чагылыш тапты.

Әлбәттә, һәр буынның үз уңай сыйфатлары бар. Миңа совет чорының сәяси-иҗтимагый басымын тоймаган, ялган идеяләр белән аңгырайтылмаган, тарих китапларының һәр уйдырмасына ышанмаган яшьләрдәге хөрлек сыйфаты, иҗатка, үзеңчә яшәргә омтылыш бик ошый, әмма заман алып килгән уңай үзгәрешләрнең, халкымны бик сөйгәнлектән, милли кыйммәтләр кысасында баруын телим. Балачагыбыз бик кызык чорга туры килде. Мөхәммәт Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары»нда сурәтләгән тормышныкыннан әллә ни аерылмый иде. Малайлар өстендә – калын сырма, кызларда еш кына – әниләренең плүш пәлтәсеннән кечерәйтелгән куртка сыман әйбер йә башка шуның ише нәрсә. Апалары фабрикада тегүче булып эшләгәннәр калдык-постыклардан тегелгән болонҗя куртка кия иде. Мәктәпкә ашарга алып барган ризык – колхоз басуында үскән кишер, көнбагыш, борчак…

Заманына күрә зур гына акчага хезмәт иткән укытучы, кибетче, колхоз рәисе, китапханәче балалары башкачарак киенә ала, тәм-томны күбрәк ашый иде. Җитмешенче еллар уртасыннан халыкның тормышы әйбәтләнә төште. Авыл кибете дә әйберләргә баеды. Җитмеш алтынчы елда бөтен авыл малайларын киендерерлек клеш чалбарлар кайткан иде. Авылда арттан чапкан бер малай шул чакта сөйләп көлдерде. Аның бик тә шуны аласы килә икән, әти- әнисен һичничек ризалата алмаган. Шуннан соң, мунчага китүләрен көтеп торган да, телевизорларының бер детален борып алган. Алар, мунчадан кайт кач ук, телевизор кабызып җибәргәннәр. Эшләми генә икән теге. Авылга төзәтүчене районнан чакыртырга, чиратка язылырга, килгәнен озак – күп кешенең радио-телевизоры ватылганчы – көтәргә кирәк, Һәвәскәр осталарны гына чакыртсаң, кайчак никадәр детале җыелмыйча кала. Җитмәсә, телевизорың барыбер күрсәтмәскә, радиоң сөйләмәскә мөмкин. Районга илтер идең, машинасы юк. Эш вакыты да иде әле ул: бәрәңге алган чор. Шулай аптырашып торганда, дустым: – Алайса үзем генә карап карыйммы? Берәр нәрсә килеп чыкмасмы, инде дә мәгәр, төзәтә алсам, кибеткә кайткан киң балаклы чалбарны аласыз, – ди икән. Төзәткән. Булдыклылыгына шаккатканнар. Мәктәпкә модалы киемдә килеп, мине дә сөендерәсе килгәне йөзенә чыккан иде икенче көнне. Шушы балагы егерме биш сантиметрлы тездән клешландырылган чалбар бөтен авылның йокысын качырды. Бераздан шәһәр балалары егерме сигез сантиметрлыны кия икән, дип сөйләшү китте. Тегүче Гали абыйга бер еллык эш җыелды: авылның әллә никадәр малае, әнә шундый үлчәмдәгене тектерергә дип, аңа йөгерде. Абыем тагын да уздырды: шәһәргә барып, чалбарның утыз ике сантиметрлысын тектереп алды. Егетләрнең киң балаклы чалбары кызлар күңеленә дә коткы салды. Имеш, шәһәрнекеләр гел шуннан йөри икән. «Кыңгырау» дигәне дә бар, имеш. Кешеләргә иярүне яратмый идем. Әмма малайша булып үскәнгә, аңа кадәр дә гел чалбар киясе килде. Ә менә киемгә, тышкы кыяфәткә бик таләпчән әтиемнән сорарга оялам, хәтта куркам. Нишләргә инде дип уйланып йөргәндә, җай чыкты, районга спорт ярышына барырга кирәк булды. Трикодан йөрүне күз алдыбызга да китерә алмыйбыз. Тән беленеп тора, оят кебек. Малайлардан аеруча оялабыз. Физкультура дәресендә дә йә аны, йә гамажны күлмәк эченнән генә киябез. Итәк аркасында, биеклеккә сикерү үзе бер җәфа. Әти, ярышка, дигәч, ризалашты. Әни белән, Нократ Аланы шәһәренә барып, тукыма да алып кайттык. Аны тотып, Гали абыйларга киттем. Шаянлыгы белән дан алган Гали абыйдан кызлар бик курка икән… Аннан «куфты-юпкы» (ике өлешле костюм) тектерүчеләр, билне тотып карый, күкрәк тирәсенә юри кулы тиеп китә, дип сөйлиләр. Нишләрсең инде, шулай булса, диләр. Хәзер менә көләм: үлчәмне ничек башкача алсын инде ул? Ә ул чакта кот очты! Алар яшәгән тау башы урамына күтәрелә барган саен, аяклар ныграк дерелди. Әгәр берәр җиремә кулы ялгыш кына кагылса?.. Берәр шаярту сүзе әйтсә? Кеше күзенә күренерлегем калмый икән…

Гали абый сүзгә бик оста, чыннан да, мутрак, әмма гаҗәеп әйбәт һәм уңган кеше иде. Өйләренә кергәч, җилкәсенә тасма салып, яныма килде дә көзге каршысына чакырды. Кием фасонын анда күрсәтеп аңлашабыз. – Кем малае белән йөрисең? – дигән була. Дәшмим. Үзем йөрмәгәч, ни әйтим? Ул артымнан кодачасы чапканны әллә кайчан ишеткән икән инде. Калтырап торуымны,телсез калуымны аңлады булса кирәк. Хәзер һәр сүзен шаяртып кына әйткәндер кебек ул чакта. Әллә, киресенчә, бик җитди тотканмы үзен: – Кодачам кызыккач, синнән үлчәү алу да читен. Чалбарның озынлыгын, кулын гәүдәмнең янына да китермичә, ерактан гына алды. Калган үлчәмнәрне чамалабрак кына язды. Мин аның үземә карата шулкадәр әдәпле тотышына таң калдым! Ышан кеше сүзенә! Абыйдан калышыйммыни: кечкенә генә гәүдәмә балагы утыз ике сантиметрлы чалбарга заказ биреп кайттым. Гәүдәмә чама белән генә тегелгән кием бер дигән утырды да куйды! Гомер буе авыл хатын-кызын матур киемгә кинәндереп, никадәр тәҗрибә туплаган булган Гали абый! Урыны җәннәттә булсын! Бәхетем бар икән: спорт ярышын уздырмадылар. Мин чалбарлы булып калдым. Әти әрәм итмәсен дигәндер инде, кичен клубка чалбарда чыгуны тыймады. Кукмара экспортка теккән ультразаманча погонлы плащ эченнән киеп, балакларын мөмкин кадәр җилфердәтергә тырышып, урам буйлап болынга төшә торган идем. Күршеләр аһ итеп калган төсле, егетләр, чалбарың да чалбарың, ди. Ул чалбар минем сандыкта озак еллар сакланды. Аннан мин соңрак башка әйберләр тектем. Сүтеп утырганда уйландым: нәрсәсе булган инде моның? Кибетнеке түгел икәнлеге аңлашыла, эчлеге юк, җитмәсә, ак, җитмәсә, шакмаклы, җитмәсә, күлмәк белән кигәнмен… Бар нәрсә – модалар да, материаллар да, үзебез дә – бик үзгәргән идек шул инде. Ә менә хәзер мин шул клеш чалбарлы яшьлегемә кире кайтсам, аны тагын кияр идем. Әйбергә мөнәсәбәтне чор гына түгел, башка шарт-сәбәпләр дә нык алмаштыра икән. Кызу ритмлы, сәламәтлекне, уңайлыкны алга куйган заман әлеге дә баягы ирләрнеке генә саналган чалбарны көндәлек киемемә әйләндерер дип ул чагында кем уйлаган…

Әйе, чорлар, модалар алмашына. Инкыйлабтан соң шәрә хатын-кызларның Петербург, Мәскәү урамнарында, кешене тышкы кыяфәтеннән чыгып бәяләүгә каршылыкны, буржуазия омтылган байлык ка тискәре мөнәсәбәтне, ирләр кушканча яшәргә теләмәүне чагылдырган маршлары да узган. Феминисткалар арасында миңа туганнарым аша таныш татар кызлары да булган. Хәзер менә, ислам йолаларын санга сукмыйча, тәннәрен тулысынча рәсемгә күмгән кызлар шактый. Өлкәнәя барган саен, һәр нәрсәгә икенчерәк күз белән карыйсың. Бер яктан, яшьләрнең төрле мәгънәсез хәрәкәтләргә тартылуын да, тәннәрендә экспериментлар уздыруын да аңларга тырышасың, чөнки күпчелегендә вакытлы күренешләр икәнлеген беләсең, яшьләрдәге нигилизмга борчыласың, әмма шаккатмыйсың. Икенче яктан, бигрәк тә кызларыбызның холкында, яшәү рәвешләрендә, мөнәсәбәтләрендә милләтебезгә хас уңай сыйфатлар өстенлек алса иде, дип телисең. Милли киемнәребезнең матурлыгына таң каласың. Аларны, мөмкин булган җирләрдә киеп, пропагандаларга тырышасың. Әлегә бер нәрсә сөендерә: кызларыбызның урыслашмаган, милли әхлакны саклаган, заман бозыклыкларына каршы торган катламы бар. Авылда да. Зур шәһәрләрдә дә. Алар әби-бабаларыбыздан килгән милли идеаллар сагында тора. Реалити-шоудагы татар кызларының тотышыннан оялып утырганда, үз-үземә шундый сорау бирәм: татар кызларымы соң алар?

Кайберләре исем-фамилияләрен дә рус яисә инглиз телле кушаматларга алмаштырган лабаса. Күптән түгел ТНТ каналында хезмәт итүче Влад Кадони Казаннан гаиләсен саклап калу өчен килгән ирләрдән, хатыннардан сорап куйды: мөселман гаиләсендә дә шушындый мөнәсәбәтләр буламыни хәзер? Хатын-кыз бераз булса да ир кешене хөрмәт итәргә тиештер бит? Әлеге сорау аша аның ни әйтергә теләгәнен бар кеше аңлады, әмма ике татар хатыны – ни яше, ни өлкәне – игътибарга да алмады. Татар кызының гасырлар дәвамында милли идеалы үзгәрүне мисаллар белән чылбыр рәвешендә чагылдырырмын дип кулга каләм алган идем, бер язмада үз чорыңны гына да сөйләп чыгу мөмкин түгел икән. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: гадәтләр алмашынса да, әлеге идеалның идеалдагысы үзгәрми. Милләт анасы исемен йөртәчәк татар кызы иң матур, иң саф, иң әдәпле, иң тырыш, иң акыллы, иң белемле, иң миһербанлы… булырга тиеш. Андыйлар бар. Андыйлар дөнья базарында сатылмый. Аларга бәһа юк. Бу гүзәллек күзләрне, күңелләрне иркәли.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*