tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар милли хәрәкәтенең активисты Зөфәр Салиев вафат
Татар милли хәрәкәтенең активисты Зөфәр Салиев вафат

Татар милли хәрәкәтенең активисты Зөфәр Салиев вафат

Татар милли хәрәкәтенең актив эшлеклеләренең берсе Зөфәр Салиев вафат. Бу хакта милләтпәрвәр агабыз белән озак еллар дуслашып яшәгән Нәбирә Гыйматдинова хәбәр итте.

Зөфәр Салиев 1990нчы елларда Казанга килгәч Ельцинга түбәтәй кидергән активист булып тарихта калды. Мәрхүмгә 96 яшь иде.

Зөфәр Салиевны Чирмешән районы Кәминкә авылына алып кайтып җирләячәкләр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Зөфәр Салиев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*