tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар моңы-2018” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтәчәк
“Татар моңы-2018” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтәчәк

“Татар моңы-2018” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтәчәк

20 августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә “Татар моңы-2018” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтә.
Ел саен “Татар моңы” дистәләгән яңа исемнәр ача. Ул вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшкә кадәр булган талантларны берләштерә. Әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырыла.

Конкурста җиңүчеләр татар эстрадасының танылган җырчылары, театр һәм кино артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә ирешә. Әлеге артистлар арасында: Салават Фәтхетдинов, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, Зөлфия Шакирова, Фердинанд Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Резеда Галимова, Ләйсән Закирова, Зөфәр Хәйретдинов һәм Рәсим Низамов.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*