Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар музыкасы гасыры» музыкаль-мәгълүмати порталы булачак. Аны 2020 ел башында тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан парламентында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

«Республика районнарыннан фольклор материалга, иҗади кешеләр эшчәнлегенә зур урын биреләчәк. Портал милли классиканы төбәктән читтә яшәүчеләргә дә тәкъдим итәчәк», – диде Юлия Әдһәмова.