tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәфкать дөрес сөйли
Шәфкать дөрес сөйли

Шәфкать дөрес сөйли

Соңгы елларда “Яңарыш”та үзенең кыска, әмма бик үтемле, урынлы язмалары белән Шәфкать Ганиев дигән хәбәрче пәйда булды. Ул әле газетабыз өчен фотосурәтләр дә төшерә. Аның “Түбәтәй сувенирга әйләнде” дигән язмасы белән килешми мөмкин түгел, чөнки минем уйлавымча, кайда гына булмасын, башына түбәтәй кигән кеше мөселман кешесе була. Шуның өчен аны бүләк итәргә телисең икән, ул кеше түбәтәйне кадерләп саклармы, шул турыда уйларга кирәк.

Безнең гаиләбездә дә бүләк итеп бирелгән түбәтәй саклана. Өлкән яшьтәге газета укучылар, бәлки исләренә төшерерләр, Татар иҗтимагый үзәге эшли башлаган елларда Кичке Сабантуй бәйрәмен «ЦУМ» янында үткәрделәр. Аны оештыручылар Мәсгуд абый Гаратуев һәм Фоат Вахитов иде. Икесе дә безнең арабызда булмасалар да, алар турындагы яхшы хатирәләрне гаиләбез белән күңелләребездә саклыйбыз. Бу бәйрәмдә башлангыч сыйныфта укучы улыбыз Ирек шигырь сөйләде һәм аңа чигүле кара түбәтәй бүләк иттеләр. Әлеге вакыйгадан соң инде 25 ел вакыт узса да, бу бүләк гаиләбез ядкаре булып сакланып кына калмыйча үзенең вазифасын үтәүне дәвам итә. Бәйрәмнәрдә улым да, әтисе дә: “Бабайлар бүләген киямен”, — дип, кулларына алалар. Гаиләбездәге шушы мисалга нигезләнеп әйтә алам, милли бәйгеләрдә җиңгән, катнашкан татар баларына түбәтәй бүләк ителсә, яхшырак булыр иде. Бәлки безнең гаиләбез кебек кадерләп саклаучылар да булыр.

Ә кызларга – калфак. Гүзәл затларыбыз башына калфак кисә, бигрәк матур күренә. Шуңа күрә калфакны зурлап, хөрмәт итеп бәйрәмнәр уздыралар. Түбәтәй гадәти баш киеме булып калды. Әмма дини мәҗлесләрдә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә түбәтәйсез булсалар, уңайсызланалар. Шуның өчен һәр татар гаиләсендә түбәтәй булса, бер дә артык түгел.

Шәфкать Ганиев тантанага килгән кунак­ларны чәкчәк белән каршы алу турында да халык фикерен белергә тели. Аның сүзләре бик дөрес, руслаша барабыз. Дәрәҗәле кунаклар каршысына бер өем чәкчәк күтәреп чыгалар, ә алар, кулларын балландырып, 1-2 төш алып кабалар да як-якларына карыйлар. Ни өчен дисезме? Чөнки кулларны юар урын юк. Ярый инде юеш сөлге бирсәләр, кайчакта анысы да булмый.

Чәкчәк белән сыйлаучылар янында комган һәм ләгән тотып торырга гына кала. Бу күренешне дә гаеп итүче булмас иде, дип уйлыйм. Чөнки комганны мөселманнар гына кулланалар, үзенә күрә тагын бер милли яңалык булыр. Милли ризыгыбыз чәкчәкне зал уртасына чыгару туй мәҗлесендә генә, ә башка вакытта аның урыны өстәл өстендә. Бу — борынгыдан калган гадәт. Гореф-гадәтләребезне саклау — безнең бурычыбыз. Кунакларны үз телебездә нәфис сүз һәм җырлар белән каршылаганда балалар да катнашса, дөресрәк булыр иде.

Асия Әхмәтова,

Ижау шәһәре.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*