ТАТРУСENG
Баш бит / Слайдер / 22 ел буе Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатибы булып торган Әхмәтҗан хәзрәт Мостафинның исеме мәңгеләштерелде
22 ел буе Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатибы булып торган Әхмәтҗан хәзрәт Мостафинның исеме мәңгеләштерелде

22 ел буе Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатибы булып торган Әхмәтҗан хәзрәт Мостафинның исеме мәңгеләштерелде

Нижгар өлкәсе Шөбиле мәчетенең 35 еллыгы уңаеннан биредә истәлекле вакыйга булды – шушы авылның гаҗәеп зур һәм матур Аллаһы йортының диварына күренекле авылдашлары, совет чорында 22 ел буе Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатибы булып торган Әхмәтҗан хәзрәт Мостафин (1902- 1986) истәлегенә мәрмәр такта беркетелде.

Бу проектны Түбән Новгород өлкә Диния нәзарәте теләктәшлеге белән Шөбиленең җирле мөселманнар дини берләшмәсе һәм “Арифуллин Ф.Х.” КФХсы тормышка ашырды.

Әлеге истәлекле вакыйга авыл халкы арасында зур кызыксыну уятты, карарга килүчеләр cаны 200гә якын булгандыр. Тантананы алып барган рус Пожары мәктәбе укытучысы Альбина Әндәрҗанова хакимият вәкилләрен, имамнарны, күренекле җәмәгать эшлеклеләрен һәм шөбилелеләрне җылы сәламләгәч, төбәкне өйрәнүче Максут Мөхәммәтшин күренекле авылдашы турында туплаган материалга таянып, Әхмәтҗан хәзрәтнең тормыш юлын сөйләде.

Әхмәтҗан Мостафа улы 1902 елда Шөбиледә ишле һәм динле гаиләдә туа. 12 яше тулгач, әтисе аны Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Ул анда 1914-1921 елларда дини белем ала һәм туган авылында мөгаллимлек эшен алып бара, параллель рәвештә Петрякста Хәмидулла хәзрәт Альмушевта дини белемен үстерә.

1930 елларда колач җәя башлаган репрессияләрдән куркып, Әхмәтҗан хәзрәт гаиләсен алып
Казанга китә һәм анда укытучылык буенча югары белем ала. 1939 елда Мәскәүгә күченә.
Сугыш һәм аннан соңгы елларда дин юлындагы намуслы хезмәте халык арасында киң таныла һәм мөселманнар үтенече буенча 1956 елда ул Мәскәү Җәмигъ мәчетенә стажер булып килә.
Бер елдан икенче имам итеп билгеләнә, хаҗ кыла.  1964 елдан башлап 1986 елга кадәр Әхмәтҗан хәзрәт Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы булып тора. Белемле дин белгече буларак, ислам диненең үсешенә зур өлеш кертә.

Беренче булып чыгыш ясаган җирле территориаль бүлек җитәкчесе Илдар Мөхәммәдияров барча кунакларны изге Корбан гаете һәм мәчетнең 35 еллыгы уңаеннан тәбрикләде, Әхмәтҗан хәзрәтнең ил күләмендә танылган шәхес булуын һәм шуңа аның белән горурланырга кирәклеген белдерде.

Фаил Харис улы әйтүенчә, 2018 елда Түбән Новгородта узган бер мәҗлестә аңа Әхмәтҗан хәзрәтнең китабын бүләк итәләр. Шуннан ул хөрмәтле авылдашының исемен мәңгеләштерү идеясе белән мәш килеп йөри.

Ниһаять, быел имамның вафат булуына 40, авыл мәчете ачылуга 35 ел тулуга туры китереп, бу
изге ният төбәкнең рухи лидерлары теләктәшлегендә тормышка ашырылды. Фаил әфәнде
ышандырганча, авыл мәчетенә Әхмәтҗан хәзрәтнең исеме биреләчәк. Бу тәкъдим белән беренче булып күп еллар биредә имам вазифасында хезмәт иткән Гаяр хәзрәт Мостафин чыккан.

Өлкә Диния нәзарәте рәисе, казый Гаяз хәзрәт Закиров җыелган мөселманнарны ислам диненең күркәм сәламе белән сәламләде, Әхмәтҗан хәзрәтнең киңкырлы шәхес булуын ассызыклады. Имам вазифаларыннан башка, ул җәмәгатьчелек эшендә актив катнашкан. Гарәп телен яхшы белгәнгә, чит илләргә дипломат, тәрҗемәче булып йөргән, ислам темасына багышланган халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаган, мөселман илләре президентлары һәм башлыклары белән таныш булган. Бөтен гомерен Аллаһы Тәгаләгә, газиз халкына хезмәт итүгә багышлаган хәзрәтнең исеме, һичшиксез, мәңгеләштерүгә лаек.

Форсаттан файдаланып, Гаяз хәзрәт мөселман культурасын саклап үстерүгә, рухи традицияләребезне, кыйммәтләребезне һәм дини гореф-гадәтләребезне җәелдерүгә зур өлеш кертеп килгәне өчен авылның бер төркем ир-егетләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте казые, Өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдиннең җылы теләкләр белән сугарылган тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Мөнир хәзрәт әйтүенчә, Әхмәтҗан хәзрәт яшәгән һәм эшләгән чорда исламга нык каршылыклар тудырылган: имамнарны сөргенгә сөргәннәр, мәчетләрне җимергәннәр. Әмма нинди авырлыклар очраса да, ул Аллаһы Тәгаләгә ышанудан тайпылмаган, хак динебезгә, калебенә тугры калган.
1980 елда Мәскәүдә үтәчәк Җәйге Олимпия уеннарына әзерләнү вакытында Җәмигъ мәчетенә җимерү куркынычы янаган. Әхмәтҗан хәзрәт югары түрәләргә йөреп, дәрәҗәле җитәкчеләргә язулар язып, Аллаһы йортын саклап кала алган.

Юл уңаеннан, Мөнир хәзрәт бер төркем шөбилелеләргә хак динебезне, рухы кыйммәтләребезне, милли гореф-гадәтләребезне, ана телебезне һәм мәдәниятебезне саклап үстерүдә һәм яшь буынны Ватаныбызга карата патриотик хистә тәрбияләүдә зур роль уйнаганы, рухи-иҗтимагый тормышта актив булганы өчен мөфтинең Рәхмәт хатларын тапшырып чыкты.

Сергач округы депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев җирле үзидарә башлыгы Олег
Радаев һәм үз исеменнән Шөбиле халкын һәм кунакларны авыл өчен генә түгел, округ,
хәтта өлкә мөселманнары өчен мөһим булган әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләде. “Туган авылы данын тирә-якка җәелдерүдә нәкъ шул авылдан чыккан, дәрәҗәле урыннарда хезмәт итеп, олуг казанышларга ирешкән күренекле шәхесләр зур роль уйный һәм Әхмәтҗан хәзрәт нәкъ шундыйлардан”, – диде Равил Салехович һәм мәхәллә тормышында актив катнашучы ир-егетләрне, мәҗлесләрдә табын коручы хатын-кызларны Хөрмәт грамоталары белән билгеләп үтте.

Кызыл Октябрь округы җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов та бу изге гамәлне баш-
каручыларга тирән ихтирамын белдерде һәм аның баш инициаторы – Фаил Харис улын Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.

Бу көнне дәрәҗәле бүләккә ия булган җирле аксакал, авыл хуҗалыгы белгече Мөхтәр Хайретдинов һәм укытучы-ветеран Арсланбек Аляутдинов та авылдашларын бу мөһим көн белән тәбрикләде, 1989-1991 елларда Әхмәтҗан хәзрәт истәлегенә мәчет төзелешендә катнашучыларны искә алды, аның исеменә әйтелгән яхшы сүзләр рухына хәтем-дога булып ирешсен иде, дигән теләктә калды.

Тантанага шәһәрләрдән байтак шөбилелеләр кайткан иде. Шулар арасыннан хаҗи Надир
Курамшин якташларын икеләтә бәйрәм белән ихластан котлады. Ә Согуд Гарәбстаны Мәдинә
шәһәреннән килгән яшь егет Имран Жамалетдинов Коръән укыды. Шулай ук Шөбиле кияве,
Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин мөнәҗәт башкарды.

Чыгышларны тәмамлап, җәй айларында мәчет каршындагы мәдрәсәдә балалар өчен укулар
оештыручы, Мәскәүдән килгән мөгаллим Йолдыз Исхакова узган елдагы укуларга йомгак ясады һәм быелгы программа белән таныштырды.

Мәрмәр тактаны ачу хокукы Гаяз хәзрәткә, Фаил Харис улына һәм Сергач округы депутатлар Советы депутаты Ирфан Шаиповка бирелде. Тактаны ачкач, барча мөселманнар тәкбир әйткәннән соң, Гаяз хәзрәт Коръән укыды һәм тагын бер тапкыр оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Тантана тәмамлангач, ир-егетләр мәчетнең икенче катына юнәлде, Мөнир һәм Гаяз хәзрәтләрнең эчтәлекле вәгазьләрен тыңлады, рухи лидерлар җитәкчелегендә өйлә намазын укыды.

Корбан гаете, мәчет юбилее һәм мәрмәр тактаны ачу уңаеннан гыйбадәт йортының беренче
катында мәҗлес оештырылды. Арифуллиннар гаиләсе тарафыннан Мөхәммәт пәйгамбәрнең рухына сарык, Әхмәтҗан Мостафа улы, Харис Фәйзрахман улы, Рамилә Абдулдиян кызы, Гаяр
Мостафа улы, Мәсум Хәсән улы, Абдулхалек Зарип улы, Солтан Фәхрислям улы рухларына сыер, ә элек мәчет урынында булган йортның хуҗасы Айниҗан Муса кызы рухына шулай ук сарык корбаны чалынган.

Гомуми алганда, бу көнне табында 150дән артык мөселман кунак булды һәм барысы да Фаил
Харис улына, аш-су әзерләгән ханымнарга рәхмәтләрен белдерде, Әхмәтҗан хәзрәтнең урыны җәннәттә булсын иде, дигән теләк белән таралышты.

Илнар САДЕКОВ.
Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*