ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан Республикасында «Татар кызы – 2026» бәйгесе узды
Үзбәкстан Республикасында «Татар кызы – 2026» бәйгесе узды

Үзбәкстан Республикасында «Татар кызы – 2026» бәйгесе узды

Ташкент шәһәрендә «Татар кызы – 2026» республика бәйгесе узды. Әлеге проект татар халкының милли-мәдәни мирасын саклау, татар телен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру, шулай ук яшь буында милли үзаңны ныгыту максатыннан үткәрелде.

Бәйге программасы ике көнгә исәпләнде. Беренче көнне катнашучылар өчен мәдәни-агарту чаралары оештырылды. Кызлар тукымага татар милли бизәкләрен төшерү буенча мастер-класста катнаштылар, шулай ук татар милли аш-сулары әзерләү серләре белән таныштылар. Аш-су дәресендә алар вак бәлеш, кыстыбый һәм кош теле пешерү буенча практик күнекмәләр алдылар.

Икенче көнне бәйгенең финал этабы узды. Катнашучылар иҗади чыгышларын тәкъдим итеп кенә калмыйча, татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм туган теле буенча белемнәрен дә күрсәттеләр. Конкурс барышында һәр катнашучы милли кыйммәтләргә тугрылыгын, иҗади мөмкинлекләрен һәм шәхси сыйфатларын ачык итеп чагылдырды.

Жюри карары нигезендә, Батыр Закиров исемендәге Милли эстрада сәнгате институты студенты Әминә Мәхмүдова «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең җиңүчесе дип игълан ителде. Жюри әгъзалары аның чыгышларын һәм бәйге этапларындагы нәтиҗәләрен югары бәяләде.

Чара югары дәрәҗәдә оештырылып, дустанә һәм иҗади мохиттә узды. Бәйгедә катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, милли мәдәниятне тирәнрәк өйрәнү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү мәйданына әверелде.

«Татар кызы» проекты яшьләр арасында татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча мөһим мәйданчык булып тора. Бәйге милли традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга, мәдәниятара элемтәләрне ныгытуга һәм татар яшьләрен берләштерүгә хезмәт итә.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе «Татар кызы» бәйгене оештыручыларга — Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә , иганәчеләргә – чараны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт белдерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*