3-6 июньдә Санкт-Петербургта халыкара икътисади форум уза.
Петербург халыкара икътисади форумындагы Татарстан стендында милли костюм элементлары белән бизәлгән гадәти булмаган робот-курьерны тәкъдим иттеләр. Аңа милли бизәк төшерелгән карасу-яшел түбәтәй кидерткәннәр һәм иң танылган татар ризыкларының берсе — чәкчәк белән тутырганнар.
Түбәтәйле робот форум экспозициясе буенча кунакларны чәкчәк белән сыйлап йөри.