Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе XXVI Федераль Сабантуй үтәчәк урынны карады.
Чарада Омск өлкәсе министрлыкларыннан, ведомстволардан, шул исәптән өлкәнең “Халыклар дуслыгы йорты”ннан вәкилләр катнашты. Татарстан делегациясе составында шулай ук министрлык вәкилләре, быел Федераль Сабантуйны үткәрүдә җаваплы булган Түбән Кама районы администрациясе җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бар иде. Ике як бергәләшеп Сабантуй үтәчәк урынны карады, эшләнгән һәм эшләнәсе бурычларны барлады, бәйрәмгә әзерлек торышын бәяләде.
Быел Федераль Сабантуй 18 июльдә Омскиның «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында узачак. Әлеге паркта 2024 елда II Халыкара Иртыш Сабантуе үткән иде. Шуңа күрә шәһәрнең зур масштаблы Сабантуйлар үткәрү тәҗрибәсе бар.
XXVI Федераль Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко катнашуы көтелә.





