tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Музыка белгече: “Дөньяда Яхин музыкасын ошатмаган кеше юк”
Музыка белгече: “Дөньяда Яхин музыкасын ошатмаган кеше юк”

Музыка белгече: “Дөньяда Яхин музыкасын ошатмаган кеше юк”

Татарстанның халык артисты Резидә Галимова татар классик композиторы Рөстәм Яхинның музыкасын бөтен дөнья халкы яратып кабул итүен сөйләде. Бу хакта ул Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Яхин исемендәге V Халыкара конкурсның гала-концертында әйтте.

Резидә Галимова Рөстәм Яхинның җырлары якты, идеаль дип бәяләде. Аныңча, Яхин музыкасын башкарган һәркем дә бәхетле, шуңа да романсларны яратмаган бер кеше дә юк. “Нинди генә конкурс үтсә дә, программага Яхин романслары кертелә. Чит төбәкләрдә аның җырлары яңгыраса, кешеләр шунда ук ошата, кайсы композитор ул, дип сораша башлый. Дөньяда Яхин музыкасын ошатмаган кеше юк”, – ди җырчы.

Резидә Галимова Рөстәм Яхин белән якыннан таныш булмавын, әмма музыкантлар сөйләвеннән композиторның яхшы кеше булуын билгеләп үтте. “Рөстәм абый талантлы музыкант, үзенең музыкасына төгәл карашта булган, ниндидер үзгәртүләр кертергә рөхсәт бирмәгән. Шәхсән үзем дә композиторның әлеге таләбен үтим. Бу сыйфат Яхинга гына түгел, Моцарт һәм Бетховенга да хас булгандыр дип уйлыйм”, – ди җырчы.

Рөстәм Яхин музыкасының үзенчәлекле ягына килгәндә, Резидә Галимова шигырь авторлары да роль уйнаганын, композиторның җырга мәхәббәт лирикасын салуын әйтте. “Яхинның барлык җырлары да мәхәббәт турында. Кавышу, аерылу, сөю темалары бар. Яхинның җырлары хәтта инглиз телендә дә яңгырый! Аның әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителеп, бер җыентык буларак басылып та чыкты”, – ди җырчы.

Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Рөстәм Яхинны республиканың визит карточкасы икәнен, гаҗәп пианист һәм романс сәнгатенең остасы булуын искәртте. “Аның романсларын бөтен дөнья белә! Парижда Чайковский, Рахманинов һәм Яхинны җырладым. Беләсезме, Яхин тыңлаучыларда күбрәк кызыксыну уятты. Иҗатын Көнчыгыш Европаның нәзакәтле музыкасы, диделәр. Аның музыкасында халыкчанлык та, моң да бар”, – диде ул.

Зилә Сөнгатуллина, жюри әгъзасы буларак, җиңүчеләрне котлады, аларга киләчәктә матурлыклары, сәнгатьләре белән Татарстанны беренчелеккә күтәрүләрен һәм алга таба алып баруларын теләп калды. Җиңүчеләргә истәлекле дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Соңыннан алар тамашачыларга конкурста үзләренең жюри тарафыннан сайлап алынган конкурс репертуарын тәкъдим итте.

Беренче тапкыр катнашкан композитор Миләүшә Хәйруллина конкурсның үзе өчен мөһим булганын әйтте. “Рөстәм Яхин композитор гына түгел, искитмәле пианист та булган. Аның белән бергә укыган остазым Яхин турында истәлекләре белән гел бүлешә. Көйләр язгач һәм уйнагач, үземә дә ул шәхес буларак кызык. Конкурста шушы бердәмлекне тәкъдим итү кенә түгел, ә пианистлык традицияләренең дә дәвам итү бурычы куела”, – ди ул.

Миләүшә Хәйруллина конкурсның өч этаптан торганын, барлыгы унбиш дуэт катнашканын, финалга алтысы гына үткәнен сөйләде. “Унбиш дуэт күп булып тоелмаска да мөмкин, чөнки программа авыр, нигезләмәсен берәр музыкант укып караса, барысын да аңлый. Һәр турда дүрт-биш романс әзерләдек. Монда пианист та, башкаручы да, дуэт та бәяләнә. Җиңү үзе түгел, ә әзерләнү мөһимрәк”, – дип сөйләде композитор.

Диплом һәм дипломант исеменә Алсу Галимова, Анастасия Шатова; Екатерина Муратова, Аделина Гансвинд лаек булды. Өченче дәрәҗә лауреат премиясе Сөмбел Кыямова, Софья Мещанинова; икенче дәрәҗә Азат Малик, Анна Фунтикова; Айсылу Нуруллина, Миләүшә Хәйруллина; беренче дәрәҗә Илдар Рәхимов, Анна Земляковага бирелде. Концертмейстер осталары дип Дарья Васильева белән Евгений Лушин табылды.

Зилә Мөбәрәкшина,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*