tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар радиосы» алып баручылары самолет бортыннан эфирга чыгачак
«Татар радиосы» алып баручылары самолет бортыннан эфирга чыгачак

«Татар радиосы» алып баручылары самолет бортыннан эфирга чыгачак

“Татар радиосы” 23 июль көнне 8:30да 450 м биеклегеннән авиаэфирга чыгачак.

Бу радионың эшчәнлеге дәверендәге иң кыю проект.

Алып баручылар самолет бортыннан эфирга чыгып, 100.5fm ешлыгында тапшыруны башлап җибәрәчәк!

23 июль көнне 8:30да юморист Рамил Шарапов һәм диджей Рамил Шәрәфиев 450м биеклегендә пилот кабинасында булачак.

Радиотыңлаучылар чын очышның хис-тойгыларын сизә алачаклар; үз-үзләрен виртуаль рәвештә самолет бортында тоя, Казанның матурлыгын күрә алачаклар.

@tatarradiosi инстаграм битендә һәм 100.5fm дулкыннарында туры эфирлар алып барылачак.

– Кушылыгыз! Сезне кыскача гына самолетны йөртү дәресе, позитив хисләр, дөньяга горизонт ягыннан караш көтә. @letai.s.nami партнерыбыз белән бергә без сезгә күк, киңлекләр, матурлыклар һәм ирек бүләк итәбез!, — дип чакыра радио хезмәткәрләре.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*