tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләре исемлеге
«Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләре исемлеге

«Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләре исемлеге

“Татар рухы һәм каләм” конкурсы  “2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсның оештыручылары – “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты.

Конкурска эшләр 2019 елның 1 августыннан 1 ноябренә кадәр кабул ителде. Барлыгы 102 эш килде (2018 елда – 116 эш).  Алар арасында:

басма эшләр – 73,

радиоэшләр – 12,

телесюжетлар – 17 .

Конкурска Татарстанның район һәм шәһәрләреннән тыш, Россиия Федерациясенең 10 субъектыннан (Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Киров, Свердловск өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары) эшләр кабул ителде.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:

  • “Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы”;
  • “Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы”;
  • “Теле барның — иле бар”. Татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр циклы;
  • Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнар үтәлешен актив яктырткан өчен махсус номинация.

 

Җиңүчеләр исемлеге:

  1. «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы»

 

  • «Шаян ТВ» телеканалы (Казан шәһәре)
  • «Көмеш кыңгырау» газетасы (Яр Чаллы шәһәре)
  • Минһаҗев Рәшит Рәкыйп улы («Ватаным Татарстан» газетасы, Казан шәһәре);
  • Галләмов Мөхәммәт Мостафа улы, Морзакаева Динә Гайни кызы («Ихлас Шәриф» дини-мәгрифәти журнал, Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы).

 

  1. «Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы»
  • Ярхәмов Илнур Ирнис улы («KazanFirst» интернет-басмасы, Казан шәһәре);
  • Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» видеостудиясе (Казан шәһәре);
  • «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарлар» тапшыруы редакциясе (Казан шәһәре).

 

  1. «Теле барның — иле бар». Татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр циклы
  • Гатина (Шарошкина) Рузилә Раиф кызы («Күңел радиосы», Яр Чаллы шәһәре);
  • «Яңарыш» газетасы (Ижевск шәһәре Удмуртия Республикасы).
  1. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнар үтәлешен актив яктырткан өчен махсус номинация»
  • Иванова Ольга Анатольевна («ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Шешминская новь » газетасы редакциясе, Яңа Чишмә районы, Татарстан Республикасы) ;
  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (Казан шәһәре).

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*