tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар шагыйре Басыйр Рафиков вафат
Татар шагыйре Басыйр Рафиков вафат

Татар шагыйре Басыйр Рафиков вафат

Кичә, гыйнварның 13-нче көнендә, олуг шагыйребез һәм милләтпәрвәр җәмәгать эшлеклесе, 1974-нче елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Басыйр ага Рафиков, 98 яшен тутырырга аз гына өлгермичә, вафат булды.

Басыйр Шаһинур улы 1921 елның 10 февралендә Мамадышта туып, кулаклар исемлегенә кертелеп сөрелгән әти-әнисе һәм туганнары белән 1931 елда Магнитогоскига килә һәм аның шуннан соңгы тормыш юлы Чиләбе өлкәсендә уза: мәктәп, Троицк педагогия техникумы, сугыш елларында металлургия комбинатында хезмәт армиясе, Магнитогорск педагогия институты, һәм – укытучылык эше: Троицк каласының төрле уку йортларында тарих укытучысы, директор урынбасары, директор…

1964 елда Гомәр ага Бәшировтан фатиха алып, шигырьләрен тәүге тапкыр “Совет әдәбияты” журналында дөньяга күрсәткән Басыйр абый – дистәләрчә ( “Җырым сиңа минем”, “Кадерле минутлар”, “Туган тупсалар”, “Кара каен”, “Вакыт җиле”, “Вакыт әманәте”, “Уйланыр вакыт”, “Кипмәс чишмә”, “Көзге чәчәкләр”, русчага тәрҗәмәдә – “Избранная лирика”, “Непересыхающий родник», «Шаги будущего» һ.б.) китап авторы, күп еллар буе Троицк, Магнитогорск, Чиләбе шәһәрләрендә узып торган әдәби кичәләрдә укучыларның көтеп алган шагыйре булды. Ул актык көннәренә кадәр үзенең иҗат эшен туктатмады, уйлары ачык, фикерләре тирән, каләм тоткан кулы нык булды. Соңгы очрашуларыбызның берседә ул безгә: “Минем әле тагын берничә китап итеп тупларлык кулъязмаларым бар,” – дигән иде.

Троицк каласында ул булмаган мәдәни чараны күз алдына китерү кыен.

Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы бөтен Урал татар җәмәгатьчелеге исеменнән Басыйр Шаһинур улы Рафиковның вафат булуына тирән кайгысын белдерә һәм аның туганнарының-якыннарының кайгысын уртаклаша.

Басыйр абыйның урыны оҗмахта булсын.

Лена КОЛЕСНИКОВА

Ирек САБИРОВ

Сания ШЕВЧЕНКО

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*