tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар штабы ниләр тәкъдим итә?
Татар штабы ниләр тәкъдим итә?

Татар штабы ниләр тәкъдим итә?

Аксакал галимебез, фиология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев чакыруы буенча илебез башкаласында булып, Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Олпат галимебез Татар штабындагыларның милләттәшләребез арасында киң кырлы җәмәгать эше җәелдерүенә сокланып, шатланып кайткан. Рөстәм әфәнденең үзеннән эшне ничегрәк оештыруларын сораштык. Ул сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.

– Башта үзегез белән таныштырсагыз иде. Кайда туып үстегез? Мәскәүдә нинди хезмәттә?

– Мин тумышым белән Татарстаннан, Түбән Камадан. Әти-әнием Әгерҗе районының Ямурза авылында туып үскән. Әле күптән түгел генә без – Мәскәү татарлары Ямурза янындагы Красный Бор авылында мәчет төзергә булыштык. Мин шактый еллар Түбән Камада мәшһүр зыялыбыз Азат Зыятдинов белән бергә эшләдем. Ул төп идеологыбыз иде. Инде егерме ел Мәскәүдә яшим. Хәзерге вакытта “Стройиндустрия” җитештерү берләшмәсенең генераль директоры булып эшлим. Мәскәү өлкәсендә байтак кына төзегән биналарыбыз, җитештерү мәйданнары бар. Иҗтмагый-милли эшчәнлек яшь чактан күңелемә якын. Тәгаен алганда, мин Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Мөхтәсәров белән яхшы мөнәсәбәттә. Әле күптән түгел генә аның җитәкчелегендә Казанда булып, VII бөтенроссия татар авыл эшкуарлары җыенында катнашып кайттым. Элеге эшкарлар җыеннарының берсенә дә килми калганым юк. Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыенын да калдырмыйм.

– Соңгы вакытта татар мәгарифе нык кысылды. Сезнеңчә, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калуның нинди юллары бар?

– Безнең оешманы Мәскәү татар җәмәгатьчелеге клубы дип тә йөртәләр, үземнең күңелемә штаб дип әйтү якынрак. Оешканыбызга егерме еллап инде. Татар мәгарифен чикләү хәрәкәтләре башлангач, бик борчылдык. ТР Дәүләт Советының шушы теманы бизмәнгә салып караган сессиясен бик зур игътибар белән күзәттек. Яшермим, сессиядән соң өч көн йоклый алмадым дисәм дә арттыру булмас. Бу хәл ничектер безне – Мәскәү татар җәмәгатьчелеген берләштерде, аякка бастырды. Шушы хәлдән соң, биш көн саен Мәскәү татарлары активын җыеп, алга таба ничек эшлибез, дип уйлана-сөйләшә башладык. Нәтиҗәдә “Уртак фикер” дигән клуб оештырдык, борчыган мәсьәләләрне уртага салып, “түгәрәк өстәл”дә тикшерәбез, анализлыйбыз. Безгә хәзер татар телен зур шәһәрдә – мегаполиста саклап калуның стратегиясен булдырырга кирәк. Һәр җирлекнең үзенчәлеге бар. Казанда шартлар бер төрле булса, Мәскәүдә шартлар шактый үзгә. Татарстанда 25 ел буе татар телен үстерүгә шактый зур ирек-мөмкинлек бирелде (аны тормышка ашыру – икенче мәсьәлә). Әмма шушы чирек гасыр эчендә үзара татарча аралаша, татар икәнлеген белә, тарихы белән кызыксына, рухлана торган яңа буын үстереп булмады. Ни өчен? Ярый, хәзер гаеплеләрне эзләмик.

Шуңа күрә без әүвәл, ни өчен болай килеп чыкты соң әле, бу ни булды соң, дигән сорауларга җавап эзләдек. Җир тетрәү, гарасат нәтиҗәсеме – нәрсә соң бу? Аерым алганда, без Казаннан иң элек Римзил Вәлиевне чакырып сөйләштек. Ул безне тынычландырды. Әллә нинди куркыныч хәл булмады, дип аңлатты. Очрашуга җтмешләп активист килде. Болар – Мәскәүдәге егермеләп вузның активисты, милли оешма-хәрәкәт җитәкчеләре. Ул барча соравыбызга да җавап биргәч, эчкә җылы кергәндәй булды. Шуннан соң, алда әйткәнемчә, биш көн саен спикерларны, әйтик, Россия Фәннәр академиясе хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовны, политолог Руслан Айсинны, Чаллы хакында популяр китап язган (Шамил ?) чакырдык. Казан әдипләрен, Мәскәүдә яшәүче Нәзифә Кәримова, Рауль Мир-Хәйдәровны дәштек. Алар яшьләргә, үзләре күргәнчә, вәзгыятьне аңлатты. Шул рәвешле Мәскәүдә куллану өчен яраклы якынча стратегия эшләнде. Башкалада якынча 350 мең, өлкәдә 200 мең татар яши дип әйтәләр. Безнең өлкә дә бик зур бит. Анда ун миллионлап кеше гомер сөрә. Минем исәпләвемчә, татарның болай гына түгел. Дөрес, православие кабул иткән, туган телен оныткан, исем-фамилиясе генә татар булган милләттәшләребез дә бар. Шуңа күрә безнең өчен ничек эшләргә дигән сорау шактый четрекле. Һәрхәлдә без Мәскәүдәге татар яшьләрен, сез – бөек тарихны дәвам иттерүчеләр, бөек халыкның, шанлы дәүләтнең варислары, сезнең дә каныгызда татар каны ага, дип тәрбиялибез. Яшь кеше үзенең татар икәнлеген сизәргә, татар булуы белән горурланып үсәргә тиеш. Россия – берүк вакытта татар һәм урыс дәүләте ул. Балаларыбыз элек-электән барча фәннәрне туган телендә өйрәнеп-укып үскән, тәрбияләнгән. Шуңа күрә яшьләребез татар теленең үз-үзеңне камилләштерү чарасы, ысулы икнлеген белеп торырга тиеш.Яшьләребез тормышның барча тармагында, шул исәптән спортта да алдынгы булырга тиеш. Эшкә бер сәгать алданрак барып, ике сәгать соңрак кайтырга бурычлы. Чөнки ул – татар. Аңа тормышта күбрәккә ирешергә кирәк. Чөнки аерым бер татарга карап, барча милләтебезгә бәя бирәләр. Милли мәнфәгатьләребезне алга таба яхшырак кайгырту өчен татар кешесе президент, депутат, миллиардер булсын!

– Яшьләребездә өмет бармы соң?

– Кайбер яшьләребезнең калбендә – иманы, башында зиһене бар. Кайберсенең – юк. Бик нәзберек, авыр эш ул – тәрбия эше. Һөнәри психолог, педагог булмасак та, бу эш белән егерме ел шөгыльләнәбез инде. Шөкер, яшьләребез бер-берсенә булыша, эшкә чакыра, үзара өйләнешә. Тәгаен алганда, штаб эшчәнлегендә катнашучы яшьләребез арасыннан ел саен җиде-сигез татар гаиләсе барлыкка килә. Кызганыч, яңа өйләнешкәннәрнең күбесе татарча белми. Алар арасында читтән килүчеләр дә, Мәскәү татарлары да бар. Иң мөһиме алар үзләренең татар-мөселман гаиләсе булырга, балаларын татар итеп тәрбияләргә тиешлекләрен яхшы аңлый. Менә шушы эшчәнлектә ярдәи итүдә күрәбез без үз бурычыбызны. Әйтик, татар баласының теле татарча ачылырга тиеш. Әти-әнисе белми икән, читтән татарча яхшы белүче тәрбиячене җәлеп итсен! Исән булса, туган ягына, әби-бабасы янына кайтып йөрсен. Ике яше тулуга, Тукай әкиятләре нигезендә тәрбияли башларга мөмкин. Татар теленең нәфислеген, йомшаклыгын аңлатырга, милләтебезнең матурлыгын төшендерергә кирәк. Телебез нинди бай, әһәңле бит! Баскыч-баскыч эш алып бару зарур. Моның нигезендә теләк, милләткә мәхәббәт ятарга тиеш.

Без бик күп очрашулар уздырабыз. Шунда еш кына, мин инглиз теле өйрәнәм бит инде, алга таба язмышы билгеле булмагач, татар теле безгә нәрсәгә кирәк соң, дип сорыйлар. “Вакыты килер. Шунда ул дәүләт теле булачак. Аңа ихтыяҗ туачак. Яһүдләр үз дәүләте булганын ике мең ел көтте”, – дип җавап бирәбез шундый сорау бирүче яшьләребезгә. Шуңа күрә хәзер без эшкуарларыбызның яңа татар ясле-бакчалары, мәктәпләре ачуын көтәбез.

– Татар теле курсларында укытучыга хезмәт хакы түләүдә ярдәм итегез әле, дип депутаталарыбызга мөрәҗәгать иткән идек. Бернинди ярдәм булмады, – дип зарланган иде бервакыт Мәскәүдәге милләттәшләребез.

– Дәүләт Думасындагы татар депутатларына әллә ни зур дәгъва белдереп булмый. Алар алмашынып тора, штаб инде егерме елдан артык эшли. Депутатларның эшчәнлеге турында элек тә әллә ни ишетми идек, хәзер дә әллә ни кырмыйлар.

– Ул чагында әлеге укытучыларга ничек түләргә, кайдан акча табарга соң? Кеше бушка эшләп йөри алмый.

– Беренчедән, татар теле укытучысы үз фәнен чын күңелдән яратырга тиеш. Икенчедән, хәзер шундый вакыт җитте: татар теле укытучыларына балаларның өйләренә барып шәхси дәрес бирү вакыты җитте. Ягъни ата-аналар, баласын укытканы, туган телләренә йөрәткәне өчен, укытучыга үзләре акча түләргә бурычлы. Хәзер татар теле укытучыларына ихтыяҗ күпкә артачак. Үз фәнен чын күңелдән яратканнарга һәм укучыларда шушы хисне тәрбияли, туган телебезне яраттыра алганнарга хәзер ихтыяҗ бик зур булыр дип уйлыйм. Инде акчага, дәүләт сәясәтенә килгәндә. Сездә, Татарстанда татар теле укытучыларына өстәп түләнергә тиеш. Инде якшәмбе мәктәпләренә килгәндә, аларның эшчәнлеге дә бик әһәмиятле. Хәзер вакытта Мәскәүдәге бик күп үзәкләрдә, якшәмбе мәктәпләрендә татар теле бушлай укытыла. Хәзер бик нык теләгән кеше интернеттан да өйрәнә ала. КФУ укытучылары “Ана теле” он-лайн мәктәбе алып бара. Башка программалар да бар бугай. Әле аларын халык белми. Бу хакта халыкка күбрәк, тәфсиллерәк мәгълүмат җиткереп торырга кирәк.

Билгеле, һәр мәскәүле татар үз өендә, Сутник тәлинкәсе куеп, ТНВ каналын карарга тиеш. Интернет телевидениедә дә татарча программалар, мультфильмнәрнең бик яхшы сыйфатлы татарча тәрҗемәләре бар. Татар теленә мәхәббәт яшьләребезгә ана сөте белән кермәсә, аны штаб тырышлыгы белән кертергә омтылабыз. Татар кешесе кечкенәдән үзен татар итеп хис итеп, бабалары белән горурланып, телебезнең матурлыгын, затлылыгын тоеп, үзебезчә аралашып; башкаларда һич ким булмыйча, әле киресенчә, бүтәннәрдән күбрәк эшләп, күбрәк укып, үзенә зур таләпләр куеп, күбрәккә ирешергә; татар-мөселман булып, үрнәк күрсәтеп яшәргә тиеш.

– Татар кешесенең яшәү кагыйдәсе бит инде бу.

– Нәкъ шулай. Хәзер без татар мәгарифен кысканчыга кадәр кычкырып әйтмәгәннәрне авыз тутырып әйтәбез. Иң элек никахлашуны мәҗбүри итеп куярга кирәк. Әйтик, кызлар урыс егетләре белән йөри икән, алар татар кызлары белән никахлашырга, ягъни ислам динен кабул итәргә әзерме соң? Мөселман кешесе үз кызын башка дин кешесенә бирә алмый бит. Хәзер без кызларга шуны аңлатабыз. Ни кызганыч, күбесе моны белми. Хәзер яшьләр белән очрашуларда ап-ачык итеп, мөселман кешесе ничек җирләнергә, балаларга ничек исем кушылырга, сабыйларны ничек тәрбияләргә кирәк икәнлеген аңлатабыз. Егетләр, кызлар уйланыр, катнаш никахлар азаер дип өметләнәм. Татар кешесе күпләп башка милләтләр эчендә “эреп” юкка чыга. Иң зур проблемаларның берсе шул. Аңлату, милли тәрбия бирү, милли рухта үстерү: төп бурыч шуннан гыйбарәт. Мәскәүдә татар теле җәлеп итеп торырга тиеш. Моның өчен татар телен куллану мохитен күпкә арттырырга кирәк. Милли концерт-спектакльләргә йөрү мәскәүлеләрнең табигый ихтыяҗына әйләнсен.

Татарстанга килгәндә, күп нәрсә элек тә, хәзер дә балалар бакчаларында эшләүчеләргә, тәрбиячеләргә, мәктәпләргә нык бәйле. Әгәр балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли алмыйсың икән, кит, башка эшкә күч! Беренче этап – гаилә. Икенче этап – тәрбиячеләр, укытучылар. Әгәр гаиләдә татарча җитәрлек тәрбия бирелми икән, балалар бакчасы бу вазифаны үз өстенә алсын. Без яңа мәгариф министры Рафис Борһановка бу уңайдан зур өметләр баглыйбыз. Ул татар теленә өйрәтүнең, тел белән кызыксындыруның отышлырак ысулын, юлларын табар дип ышанабыз. Билгеле, МГУга керү өчен урыс телен дә яхшы белү кирәк. Әмма шәһәр җирендә урыс телен яхшы үзләштерү хәзер проблема түгел. Шул ук вакытта милли мәктәпне тәмамлыймы, башка уку йортын бетерәме, бала туган телен, мәдәниятен яхшы белергә, татар халкының патриоты булып үсәргә тиеш. Хәзер һәр татар кешесе туган телебез өчен җаваплы икәнен яхшы белеп торсын иде. Туган телебезгә зур хәвеф яный. Шуның өчен без аны ничек тә саклап калырга тырышыйк! Шушы максатта без хәзер штабта, гомумән, үзара ничек тә татарча гына сөйләшергә, аралашырга тырышабыз.

Татар теле сәгатьләре кызык булырга, кеше анда йөгереп барырга тиеш. Тел дәресләрендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдерергә, гореф-гадәтләребезне, борынгыдан килгән милли аш-суларыбызны пропагандаларга да кирәк. Мәҗлесләргә, бәйрәмнәргә йөргәндә оныкларыбызны да ияртеп барыйк, күреп-үзләштереп үссеннәр.

– Әдәп-әхлак дип әйтәбез икән, динсез булмый.

– Хәзер диннән башка тәрбия булмавын күпләр яхшы аңлый. Тел – динне, дин телне саклаган. Шуны яхшы аңлап, соңгы вакытта “Беренче намаз” дигән чара үткәрә башладык. Ай саен диярлек йөз, ике йөзләп милләттәшебезне җыябыз да, Албир хәзрәт Кыргановның мәчет-офисына алып барабыз (аңа бик зур рәхмәт!). Шуннан соң намазга басамы, юкмы – һәр кешенең шәхси эше. Без шушы рәвешле этәргеч бирәбез. Анда гадәттә бик күп сораулар бирелә. Шөкер, хәзрәтләребез аларга төпле, нигезле итеп аңлата. Яшьләребезгә татарча вәгазь сөйләүчеләр дә бик кирәк. Иң мөһиме: яшьләребез безне аңлый-хуплый.

Рәшит Минһаҗ, “Халкым минем” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*