tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар Штабы” “Тукай-19” флешмобын уздыра
“Татар Штабы” “Тукай-19” флешмобын уздыра

“Татар Штабы” “Тукай-19” флешмобын уздыра

“Мәскәү Татар Штабы” халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, интернетта “Тукай-19” флешмобын оештыра. Флешмобның төп максаты – яшьләр арасында Тукай иҗатын өйрәнү, татар телен үстерү һәм интернетта татар мәдәниятен танытуның яңа юлларын эзләү.

Флешмобта 3 кешедән дә ким булмаган, татарча исемле төркем катнаша ала. Моның өчен төркем социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтын булдыра яки моңарчы булган аккаунтны куллана.

Катнашучы төркемнәр Тукай иҗаты яки шагыйрьгә багышланган текстлардан видеороликлар әзерләп, аларны социаль челтәрләрдә таратырга һәм флешмобка яңа кешеләрне җәлеп итәргә тиеш була. Тукай иҗатын заманчалаштыру, инценировкалар ясау, Тукайга ияреп шигырь язу хуплана. Әлбәттә, һәрбер төркем флешмобка мөмкин булган кадәр күбрәк катнашучы җәлеп итү бурычы куела.

Флешмоб 27 апрельга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче өч төркем 25 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Өченче урын алган командага 5, икенче урын алган төркемгә 8, ә инде беренче урын алучыларга 12 мең сум акча тапшырылачак. Төркемнәрне К. Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин, IT белгече Әлфия Бәдретдинова, татар блогерлары “Татар малай” һәм “Кызык-мызык”, шагыйрь Булат Ибраһим бәялиячәк.

Кәрим Тинчурин театры, «Tatar.superstar», «Минем яраткан татар телем» төркемнәре флешмобның партнерлары булып катнаша.

Флешмобның хэштегы: #shtabtukay2019 #штабтукай2019.

Татар Штабы матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*