tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар табыны-2019” конкурсының финалистлары билгеле булды
“Татар табыны-2019” конкурсының финалистлары билгеле булды

“Татар табыны-2019” конкурсының финалистлары билгеле булды

“Татар табыны 2019”  бәйгесендә финалга 15 кеше чыкты. Җиңүчеләр һәм Гран-при иясе 6 нчы декабрьдә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Финалга чыккан барлык аш-су осталарын да күңелле сюрпризлар көтә. Чара Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, “Татар табыны-2019” конкурсын  Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры, Халыкара Ассоциациясе Президенты Ризидә Хөсәинова белән берлектә уздырды. Ул быелның 07 нче октябрендә башланып, 01 нче ноябренә кадәр дәвам итте. Катнашучылар бик актив булды. Алар арасында Россия төбәкләреннән, хәтта  Австралиядә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Аш-суга оста хуҗабикәләр бик тырышып, үзләре әзерләгән ризыкларны инстаграм һәм вконтакте битләренә куеп барды. 700 гә якын төрле ризыкларның рецептлары фотолар һәм видеолар белән тәкъдим ителде.

Оештыручылар иң тырыш 26 катнашучыны сайлап алды. Һәм алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр ачыкланды. Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлый. 6 нчы декабрьдә барлык серләр дә ачылачак. Финалга чыгучыларны Казан шәһәре, Шмидта ур, 34 адресы буенча , “Тәмле булсын” ресторанында 17.30 сәгатьтә бүләкләү тантанасында көтеп калабыз.

  1. Гөлгенә Сабитова
  2.  Розалия Кильметова
  3. Рамилә Закирова
  4. Гөлчәчәк Мусина
  5.  Зөлфия Ягъфарова
  6. Зөһрә Вәлиуллина
  7. Лариса Шәвәлиева
  8. Мәрьям Миңнегулова
  9. Руфия Шәйдуллина
  10. Финзия Газизова
  11.  Гөлүзә Василова
  12. Айзилә Рәхмәтуллина
  13. Сиринә Сафиуллина
  14. Эльмира Нигъмәтҗанова
  15. Минзилә Галимова

Хөрмәтле финалга чыгучылар! Конгресс сайтының инстаграм директы аша элемтәгә чыгуыгызны сорыбыз. Исем-фамилиягез, әтиегез исемен һәм телефон номерыгызны калдыруны үтенәбез.

Один комментарий

  1. Рәмилә Тимершина

    дусларым-җиңүче, мин бик шат!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*