tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар табыны” конкурсының НИГЕЗЛӘМӘСЕ
“Татар табыны” конкурсының НИГЕЗЛӘМӘСЕ

“Татар табыны” конкурсының НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры, Халыкара Ассоциациясе Президенты Ризидә Хөсәинова берлектә “Татар табыны” конкурсын үткәрү турында
                                                 НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. “Татар табыны” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм Халыкара Ассоциациясе Президенты, “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры Ризидә Хөсәинова ( алга таба Ризидә Хөсәинова );
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары

2.1. Конкурсның максаты – милли ризыкларыбызны пропагандалау, татар-хатын-кызлары арасында уңганннарын ачыклау һәм бүләкләү, Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм “Татарлар” газетасын, “Тәмле булсын!” рестораннары челтәрен популярлаштыру.
2.2. Конкурсның төп бурычлары;
– хәзерге вакытта татар гаиләсендә әзерләнә торган ризыкларыбызны барлау, буыннан-буынга күчкәннәрен ачыклау, татар хатын-кызының аш-суга осталыгын үрнәк итеп күрсәтү;
– татар халкының милли, шулай ук заманча ризыкларына кызыксыну уяту;
– Гран-прига лаек булучы, яисә үзенчәлекле ризык авторы белән Ризидә Хөсәинова ярдәмендә мастер-класс оештыру;

3. Конкурсның номинацияләре

3.1 Конкурс түбәндәге урыннар буенча үткәрелә:
• Гран-при.
• I нче урын.
• II нче урын.
• III нче урын.

4. Конкурста катнашучылар

4.1. Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче, аш-суга осталыгы булучы милләттәшләребез катнаша ала.
4.2. Конкурста катнашу өчен әлеге Нигезләмәнең 5 бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп инстаграм, яисә вконтакте битенә урнаштырылырга тиеш.
4.3. Катнашучы конкурс барган вакыт эчендә бер, яисә көн саен рецепт җибәрергә мөмкин.
5. Конкурсны үткәрү шартлары

5.1. Конкурска тәкъдим ителүче ризыкның әзерләү процессы видеога яздырылырга, яисә фотога төшерелергә тиеш.
5.2. Ризыкның рецепты тулы күләмдә, аңлаешлы итеп язылырга тиеш
( Составы, ингредиентлар күләме һ.б.).
5.3. Әзерләнүче ризык мирас булып әби-әниләрдән күчкән икән, кызыклы итеп язылган тарихы булырга тиеш.
5.4. Әгәр рецепт бастырылып чыгарылган китаптан алына икән, бу хакта язмада хәбәр ителергә тиеш.
5.5. Катнашучы конкурска тәкъдим ителүче ризык фотолары, яисә видео һәм рецептның язмасы инстаграм битенә #татартабыны2019 хештегы белән @tamle_bulsyn, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, @alsu5zinurova аккаунтларына да язылып, үзенең инстаграм битенә, яисә вконтакте битенә куярга тиеш.
5.6. Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.
5.7. Конкурска старт 7 нче октябрьдә бирелә. Ул 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Оештыручылар 15 финалистны сайлап ала. Финалистларның эшләре 11 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да сайтка куела. Алар арасыннан җиңүчеләр тавыш бирү юлы телән билгеләнә. Тавыш бирү 18 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да туктатыла. Гран-при иясен финалистлар арасыннан оештыручылар сайлый.
5.9. Гран-при иясе конкурска нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү тантанасында декабрь башында игълан ителә. Ул Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен оештырылган чара кысаларында үтәчәк. Аның вакыты оештыручылар тарафыннан аерым хәбәр ителә.

6. Гран-прины бәяләү критерийлары

6.1. Түбәндәге критерийлар кулланыла:
– Башка тәкъдим ителгән ризыклардан аерылып торуы (0-5 балл);
– Әзер ризыкның бизәлеше (0-5 балл);
– татар халкына хас ризык булуы (0-5 балл);
– рецептларның аңлаешлы, төгәл язылуы, матур әдәби телдә булуы (0-5 балл);
– ризыкны пешергәндә шәхси иҗади якын килү (0-5 балл);

9. Аерым шартлар

9.1. Оештыручылар түбәндәгеләргә хокуклы:
– әлеге Нигезләмәдә һәм Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында билгеләнгән очраклардан, шулай ук бәхәсле очраклардан тыш, Конкурста катнашучылар белән язмача, я башка төрле элемтәләргә кермәскә;
9.2. Конкурсның максатларын һәм бурычларын үзгәртүдән тыш, калган барлык шартларына үзгәрешләр кертергә мөмкин.
9.3. Конкурс шартлары үзгәрү турында хәбәрнамә алганнан соң, Конкурста катнашучы эшләрне элек билгеләнгән шартларда кабул итүне, яисә кертелгән үзгәрешләрне гамәлдә түгел дип тануны таләп итә алмый. Аның эшне Конкурсның яңа шартларына туры китереп үзгәртүе алга таба конкурста катнашырга мөмкинлек бирә.
9.4. Авторның Конкурс шартлары үзгәрүен, яисә Конкурсның туктатылуын җитди сәбәпләр аркасында белмәве игътибарга алынмый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*