enrutat
Баш бит / Татар театрлары нигә татарча уйнамый?
Татар театрлары нигә татарча уйнамый?

Татар театрлары нигә татарча уйнамый?

«Безнең Камал театрыннан башка бөтен театрлар балалар өчен русча уйный башлады. Бу бит инде җиңелеп ике кулны күтәрүгә тиң, — диде халык язучысы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, сүзгә кушылып үзләренең русча уйнамауларын әйтте. Әмма алдарак театр яңа ел тамашаларын русча уйнаштыргалаган – яшь директорга театрның элекке «гөнаһларын» искә төшерделәр.

Илфир Якупов: «Безнең һәр спектаклебез татар телендә уйнала һәм рус теленә синхрон тәрҗемә бар. Бер колагы өчен генә колакчын бирәбез, икенче колагы белән татарча текст ишетсен», — диде.

Татар театрларының русча уйнавы дөресме?

Татар театрларының русча уйнавы турында ишеткәләп торабыз. Бу яңа ел көннәрендә массакүләм төс ала. Без театрларга шалтыратып, алар спектакльләре теле мәсьәләсенә ачыклык керттек.

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов: «Ялганламыйм – елга бер куела. Без яңа ел спектаклен генә русча куябыз. Халык соравы буенча гына. Анысы да чиста русча түгел бит, русчалы-татарчалы. Анда җырлар-шигырьләр, такмаклар – бөтенесе татарча. Бездә Маршакның «Аленький цветочек» («Тылсымлы чәчәк») әкияте генә бар. Бетте. Башка юк! Без моны укытучылар соравы буенча эшләдек. Ул рус балалары өчен дә русча-татарча дәреслек булып бара. Безгә: «Методик спектаклегез өчен рәхмәт. Рус телле балаларны татар теле дәресендә утырткан кебек булды», дип килеп әйтәләр. Бер театрда да чиста русча спектакль юк. Балалар әкиятләре җыр-шигырьдән тора. Алар бит татарча бара. Аның биюләренә һәм музыкасына кадәр татарча».

Буа театры директоры Раил Садриев: «Башкалардан аермалы буларак, мин кая баруымны беләм. Без хәзерге вакытта Казахстанда гастрольләрдә. Анда бөртекләп җыелган татарларга көнсаен чыгып спектакльләр уйныйбыз. 8 мең километрдан артык юл үттек. Юлда булмаган көннәрдә кич саен татарча спектакльләр уйныйбыз. Әстерхан, Волгоград, Уральск, Актүбә, Караганда, Нурсолтан, Орск, Күкчәтау… Әйе, без хәзер русча да уйныйбыз. Чөнки без шушы стадиядә. Киләчәктә күз күрер. Мин татарча уйлый торган татар кешесе. Әмма Буа театрының бренд булып урнашуында шушы адымнарны кирәк дип табам. Безнең алда зур эшләр тора. Без болай да милләтнең чик буенда. Тел һәм милләт өчен чик сакчылары шикелле яшибез».

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Балалар өчен безнең репертуарда Туфан Миңнуллинның «Акбай һәм һәм сарык малак» әкияте, «Шүрәле-шоу», курчак спектакле һәм ике бәби спектакле бар (бэби-спектакль). Бәби спектакльләре инде хәрәкәт белән бара, сүзләр аз, артистларыбызның әйткән сүзләре татарча – кайбер аңлашылмаган сүзләрнең тәрҗемәсен генә русча әйтеп куялар. Без режиссер Алмаз Садриевка татар сүзләрен максималь куллану шарты куйган идек. Үзебезчә татарча дип тырышкан булабыз. «Шүрәле-шоу» — Тукай рухлы һәм татарча белән русчаны кушып, хәйләләргә барабыз, билингвизм дибез. Курчак спектаклен дә татарча куйдык. «Мы ничего не поняли» дип зарланып кайтып китүчеләр дә бар – андыйлар табыла.

Махсус заказ булганда, русча спектакль әзерлибез. Без татарча гына була дип торсак, ул заказны башка оешма алачак – бөтен җирдә яңа ел тамашалары өчен көрәш бара. Заказ белән утренниклар булса да, татарлыкны инкарь итми торган булсын дип тырашыбыз инде, татарча биюләр-җырлар, әкиятләр өстибез.

Менә, мәктәпләргә барып читкалар үткәрергә җыенабыз. Ике актер бара да, дәрестә читка ясап кайта. Ул бит хәзер үзе бер жанр. Әйе, бер русча әйберем юк димим, моны инкарь итә алмыйм, туры килә һәм киләчәк. Әмма өлкәннәр спектакльләре рус телендә булмаячак, монысына күңелем кушмый».

Түбән Кама татар дәүләт театры директоры Рөстәм Галиев:«Мин беркайчан да русча куйганым юк. Үзем исән вакытта андый эш эшләмәячәкмен. Туфан абый гомере буе тел өчен көрәште. Монда бит аның рухы. Безнең тамашачыбыз бар, авылларга йөрибез. План да тула. Театр бинасында ремонт булганлык белән гел йөреп торабыз. Планны аны татарча уйнап та тутырып була. 

Ничек инде без, татар театры башында утырып, русча куйыйк ди?! Без – татар балалары, тел турында сөйлибез. Ә үзебез киресен эшләп торыйкмыни? Бу мөмкин хәл түгел. Мин моны җинаятькә тиңлим».

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Безне былтыр яңа ел тамашасын татарча куймадылар, дип гаепләделәр. Ә бит безнең бер генә артист та русча сөйләмәде. Бездә русча спектакльне Карина Булычеваның музыкаль театры эшләде. Алар безнең театрда үз актерлары белән русча куйды. Бу аренда иде. Шушы ук декорация белән безнең артистлар үзебезнең көннәрне чип-чиста татарча уйнадылар. Нигә безне русча уйнады дип язганнардыр – аңламыйм. Афишада бит безнең артистлар уйнаган көннәр күрсәтелгән иде — килеп карасыннар».

Татар театры татарча уйнарга тиешме?

Бик гаҗәп сорау булып тоелырга мөмкин булса да, җавап тагын да гаҗәбрәк — тиеш түгел. Бер генә татар театрының да уставында «Татар телендә спектакль куелырга тиеш», дип язылмаган икән ләбаса.

Ягъни, татар театрларының максаты Татарстан Республикасы халыкларының сәхнә сәнгатенә ихтыяҗын формалаштыру һәм канәгатьләндерү буенча социомәдәни функцияләр үтәү, сәнгать һәм социаль институт төре буларак Театрны үстерү, Россия Федерациясендә регионнарда һәм чит илләрдә театр казанышларын пропагандалау.

Дөрес, театрның рәсми атамасында аның татар театры булуы язылган. Казандагы биш дәүләт театрының һәм республика районнарындагы биш дәүләт театрының атамасында «Татар дәүләт» дигән сүзе бар. Татар атамалы әлеге ун театрның икесендә татар спектакльләре русчаларына караганда азрак.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар телле ике опера спектакле бар. Болар – «Сөембикә» һәм «Шагыйрь мәхәббәте». Милли балетлар турында татар телле дию дөрес яңгырамас. Шулай да хакыйкать өчен өч милли балет булуын да искәртик: «Шүрәле», «Алтын Урда» һәм «Йосыф турында риваять».

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында да рус төркеме зуррак һәм алар стационарда активрак эшли.

Исемендә милли атамасы булмаган ике театр бар. Берсе — Чаллы дәүләт курчак театры. Аның исемендә «эшче» теле күрсәтелмәгән. Репертуарында татар спектакльләре юк түгел. Әмма алар минималь. Икенчесе – Буа дәүләт драма театры (Буа сатира театры бренды белән йөри). Атамасында «татар» дип кычкырып тормаса да, Буа театрын татар театры дип кабул итәбез.

Кыскасы, республиканың әлеге тугыз театрыннан без 100 процентлы татар тамашасы көтә идек. Ләкин бу мөмкин хәл түгел булып чыкты. Моның объектив сәбәпләре барлыгын да күрәбез.

Татар атамалы республика учреждениеләре темасын дәвам итеп, Габдулла Тукай исемен йөрткән татар дәүләт филармониясе дә балалар өчен рус телендә күп төрле яңа ел тамашалары ясый. Яңа ел тамашасын Филармониянең һәр бүлеге оештыра – Оркестр да, Лекторий да. Бары тик ТР Татар дәүләт фольклор ансамбле генә ясамый. Татарча да, русча да. Ә балалар өчен татарча яңа ел оештырса, начар булмас иде.

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*