tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле буенча олимпиаданың беренче җиңүчеләре
Татар теле буенча олимпиаданың беренче җиңүчеләре

Татар теле буенча олимпиаданың беренче җиңүчеләре

Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республикакүләм олимпиадага йомгак ясалды

Олимпиадада республиканың 31 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 144 дүртенче- унберенче сыйныф укучысы катнашты, дип хәбәр итә итә ТР мәгариф һәм фән министры матбугат хезмәте.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Аблаева Карина, Кукмараның 4 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Байгельдина Валерия, Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Мирзозода Зөлфираи, Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Яковлева Ангелина, Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лексин Даниил, Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Воробьева Ангелина, Кайбыч районының  Е.Г. Тутаев исемендәге федераль урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кабатьева Татьяна, Казан шәһәренең 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Савканаев Василий, Нурлат районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Екатерина Краснова җиңүчеләр дип табылды.

Татарстанда Мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының республика этабы уза. Укучылар 24 предмет буенча белемнәрен тикшерә.

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*