tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте
Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте

Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте

1 декабрьдә Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 3-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылды. Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Гали авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгеләрдә Камышлы, Похвистнево рай­о­нын­дагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 50гә якын бала катнашты. Язма эшләр буенча беренчелекне яулаган укучылар мәркәзебез Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама алдылар.

“Ел укытучысы” конкурсында дүрт мөгаллимә үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Иске Ярмәк авылының урта белем бирү мәктәбеннән Рәмзия ханым Кәбирова 5 сыйныфта «Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр» темасына, Гали авылының урта белем бирү мәктәбеннән Гөлчәчәк ханым Тәҗетдинова 3 сыйныфта «Г.Тукай. «Эш» — шигырь» темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. 

Самарның “Яктылык” татар мәктәбеннән килгән укытучылар Фәния ханым Гыйләҗева 6 сыйныфта «А.Алиш. Сертотмас үрдәк» темасына һәм Фәнүзә ханым Шакирова 3 сыйныфта «Татар милли ризыклар» темасына дәресләр бирделәр. Нәтиҗәдә “Ел укытучысы” исеменә Гали авылы мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Тәҗетдинова лаек булды.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтов, оешманың Совет әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов барлык бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  бүләкләр тапшырдылар. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов, шулай ук Шамил әфәнде Галимов,  Халит әфәнде Йосыпов, Марат әфәнде Гатин бәйгеләрнең иганәчеләре булдылар.

samtatnews.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*