tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле курсларына йөрергә теләүчеләрнең саны – 450дән артык! Язылу дәвам итә
Татар теле курсларына йөрергә теләүчеләрнең саны – 450дән артык! Язылу дәвам итә

Татар теле курсларына йөрергә теләүчеләрнең саны – 450дән артык! Язылу дәвам итә

Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасы мәчетләрендә татар теле курсларына йөрергә теләүчеләрнең саны 450 кешедән артып китте. Шунысы күркәм, халык актив рәвештә курсларга язылуны дәвам итә, бу Татарстан Республикасында гражданнарның дәүләт телен өйрәнүдә зур ихтыяҗга ия булуларын раслый.

Исегезгә төшерәбез, татар телен өйрәнү буенча бушлай курсларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Беренче курслар узган елның февраленнән апреленә кадәр Татарстанның 10 мәчетендә узды, ә бу юлы татар телен 20 мәчеттә өйрәнергә мөмкин булачак. Шулай итеп, татар теле курслары бер юлы 5 Казан мәчетендә узачак – “Тынычлык”, “Ризван”, “Гаилә”, “Ярдәм”, “Әниләр”, шулай ук республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Әгерҗе, Алабуга, Яшел үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Нурлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевскта оештырыла.

Моннан тыш, курсларның дәвамлылыгы озайтыла: хәзер өч ай түгел, алты ай барачак. Дәресләр атнасына өч тапкыр узу урынына ике тапкыр узачак һәм 36 академик сәгать урынына 48 академик сәгатьне тәшкил итәчәк. Тыңлаучыларга дәрескә йөрү өчен уңайлы вакыт билгеләү планлаштырыла. Барлык теләүчеләр өчен ислам мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырылачак.

Укыту өчен дипломлы белгечләр саныннан тәҗрибәле укытучылар җәлеп ителгән. Укыту барышын оештыру өчен Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният белгечләре белән бергәлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы әзерләнде һәм нәшер ителде.

Укыту тәмамланганнан соң тыңлаучылар үзләштерелгән белем күләменә туры китерелгән сертификатлар алачаклар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*