tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” очрашуына чакыралар
Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” очрашуына чакыралар

Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” очрашуына чакыралар

Иртәгә, 15 май көнне, үзләрен камилләштерергә теләгән татар теле укытучыларын “Мөгаллим” очрашуы узачак.

Ирекле атмосферада сезгә татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары, чит тел укытуда кулланылган лайфхаклар һәм башка кызыклы темалар тәкъдим итәчәкләр.

Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү мәҗбүри (урыннар саны чикләнгән).

Теркәлү: http://bit.ly/mogallim150519

Чара 15 май көнне (14:00-17:00) узачак.
Урыны: “Штаб” резиденциясе (Казан, Татарстан урамы, 20 йорт)

Оештыручылар: “Заманча татар теле укытучысы” төркеме, ТР Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*