tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучысына мөгамәлә Башкортстанга гына кагылышлы түгел, дип саный Илшат Нәсипов.
Татар теле укытучысына мөгамәлә Башкортстанга гына кагылышлы түгел, дип саный Илшат Нәсипов.

Татар теле укытучысына мөгамәлә Башкортстанга гына кагылышлы түгел, дип саный Илшат Нәсипов.

Мәктәптә элек-электән татар теле укытучысына мөнәсәбәт түбән. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Нәсипов, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы” секция утырышында шулай дип белдерде.

“Тел, мәгариф мәсьәләсе һәр милләтнең төп мәсьәләләре булып торды, шул исәптән Башкортстан татарлары өчен дә. Бүген татар теле укытучысы статусы, аңа ихтирам мәсьәләсен күтәрәсем килә. Россиядә соңгы елларда мәгариф өлкәсендә кабул ителгән канун һәм федераль стандартлар нигезендә, туган телне укыту мәсьәләсе ата-аналарга һәм мәктәп коллективына бирелгән. Ә мәктәптә элек-электән татар теле укытучысына мөнәсәбәт түбән. Хәтта укытучы коллективларының күбесе үзебезнең милләт кешеләре һәм бу мәктәп татар авылында булса да. Географияме, математикамы, рус теле укытучысымы – аларның дәрәҗәсе югарырак булды. Ә туган тел укытучысына караш физик культура һәм хезмәт укытучысы дәрәҗәсендә”, – дип билгеләп узды Илшат Нәсипов.

Аның әйтүенчә, татар теле укытучысына мөгамәлә Башкортстанга гына кагылышлы түгел. Чаллыдагы мәктәп коллективының татар теле укытучысына мөнәсәбәте турында сөйләшү булган иде, ди ул. “Бу безнең җәмәгатьчелекнең дә татар теле укытучысына мөнәсәбәтеннән килә дип саныйм. Чөнки татар телен укыту сәгатьләре мәсьәләсенә килгәндә, ул иң соңыннан карала. Туган телләрне укытуга караш шундый. Ә федераль саналган башка предметларга мөнәсәбәт тә башка. Соңгы вакытта Башкортстан мәктәпләрендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә мәктәпләр туган телдә татар мәктәпләре программасы түгел, ә рус мәктәпләре программасы нигезендә белем бирүгә күчә”, – дип борчылуын җиткерде Илшат Нәсипов.

Гөлнар Гарифуллина, “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*