enrutat
Баш бит / “Татар телен яратып укыту кирәк”
“Татар телен яратып укыту кирәк”

“Татар телен яратып укыту кирәк”

Татарстанның иң яхшы укытучысы булып танылган Наил Мирсәетов бәйгедә җиңеп алган 400 мең сум акчасын ипотекага алган фатиры өчен түләргә ниятли. “Конкурста катнашу өчен күп белергә кирәк. Мәгариф турында китаплар укый башладым”, – ди Казанның 2 нче лицей-интернатында укучыларга биология фәнен өйрә­түче мөгаллим. “Ел укытучысы – 2019” бөтенроссия бәй­гесендә ул республика данын яклаячак.

Биология фәнен инглизчә укыта ул. Икенче белгечлеге – инглиз теле укытучысы. Шу­ңа күрә ике фәннән белем бирү авыр түгел, ди. Наил Галимҗан улы әй­түенчә, без глобаль үзгәреш­ләр чорында яшибез. Халык­ара тәҗрибә кирәк. Шуңа кү­рә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәй­миевнең башкалада инглиз, татар, урыс телләрен­дә белем бирүче гимназия тө­зергә тәкъдим итүен дә хуп­лый. Тик моның өчен укытучыга да, укучыга да инглиз телен белергә кирәк.

Әлбәттә, бу урында аның татар телен саклау турында фикерен дә ишетәсе килә. Мөгаллим өендә гаиләсе бе­лән татарча һәм урысча, ә лицейда өч телдә аралаша. “Татар теле дәресен яратып укытырга кирәк. Дәреслек­ләр, башка мәгълүматларны кулланып кына калмыйча, туган телдә дәрестән тыш чаралар да уздыру мөһим. Әйтик, лицейда “Татар ярминкәсе” оеш­тырыла. Юк, анда әй­берләр сатмыйлар, укучылар үзләре­нең проектларын тәкъ­дим итә. Берәүләр фильмнар, журналларны татарчага тәрҗемә итсә, икен­челәр уеннар уйлап таба. Бер укучыбыз дөньяда беренче булып “Хә­рәкәт” дигән өстәл уенын уйлап тапты”, – ди мө­гал­лим.

Ул бер урында гына тап­танырга яратмый: яңалык­ка омтыла, эзләнә, яңа алымнарга таянырга тырыша. Чит илләрдә йөрүнең дә файдасы тия. 2014 елда АКШның Алабама штатында халыкара прог­рамма буенча белем алган ул. Анда яңа техноло­гия­ләр белән танышкан. Дәрес­ләрдә вакытны күбрәк проектларга бүлү отышлы дип саный.

“Бүген укучыларга карата аеруча игътибарлы булу сорала. Аларның күңелен бары ярату белән генә яулап була. Ир балаларны гына укыту авыр түгел. Уртак тел табарга юмор хисе булыша”, – ди егет­ләр лицеенда алтынчы ел эш­ләүче педагог.

Бүген укучыларның күп­челеге БДИга кирәкле фән­нәрне генә өйрәнә. Калган фәннәр икенче урынга күчә. Бу хакта укытучылар үзләре дә шулай ди. Наил фикеренчә, әлеге проблемадан чыгу өчен укытучы үзенең дәресен тормышчан, кызыклы һәм ис­тә калырлык итәргә тиеш. Лә­кин мәктәп хәзер белем бирү түгел, хезмәт күрсәтү урынына әйләнде, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Ел укы­тучысы моның белән ки­лешәме?

– Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева бу сорауга үз фикерен әйткән иде инде. “Без­гә җәмә­гать­че­лекнең укытучыга карашын үзгәр­тергә, бу эшне бүгеннән үк башларга кирәк. Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү була алмый, бу төшенчә мәк­тәптән юкка чыгарга тиеш”, – диде. Бу сүзләр белән ки­лешәм, – ди ул.

Әти-әниләр белән мәк­тәп арасындагы мөнәсәбәт­ләр­не ничек җайларга? Элек укытучылар балаларның өй­ләренә барып, хәлен белешә иде. Бәлкем, безгә шушы тәҗ­рибәне кайтарырга ки­рәк­тер? Лицей-интернатта мон­дый алым гадәти хәл санала.

– Гаиләләргә барып, хәл белешү – лицейдагы тради­ция­ләрнең берсе. Һәр ел саен сыйныф җитәкчесе олимпиада клубы тренерлары, укытучылар белән бергәләп укучы­ларның өйләренә йөри. Кайвакыт уку­чылар да укытучыга кунакка килә. Шул рәвешле әти-әнигә, укытучыга, укучыга карата ышаныч туа, – ди Наил Мирсәетов. – Лицейда тәрбия эшенә аеруча әһәмият бирә­без. Укучылар белән та­бигать­кә чыгабыз, футбол ярышлары уздырабыз, музейларга барабыз. Әти-әни­ләрне дә мас­тер-класс­ларга чакырабыз.

Республиканың иң яхшы укытучысы педагогларга кагылышлы һәр яңалыкны хуп­лый. Шул исәптән авылга күченеп кайтучы мөгаллим­нәргә миллион сум акча бирү тәкъдимен дә. “Авылга яхшы белгечләрне җәлеп итү җи­ңел түгел. Шуңа күрә бик кадерле, мөһим программа бу, – ди. – Ә үзем кайтыр идем­ме? Юк дип әйтә алмыйм. Ә нишләп кайтмаска?”

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*