tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендә сөйли торган курчаклар җитештерә башлыйлар
Татар телендә сөйли торган курчаклар җитештерә башлыйлар

Татар телендә сөйли торган курчаклар җитештерә башлыйлар

Татарстанда милли киемле һәм татар телендә сөйли торган уенчыклар җитештерә башлаячаклар. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Милли уенчыклар фабрикасы булдыру тәкъдиме килеп иреште. Без әкият һәм легендалар, татарларның танылган шәхесләренә багышланган уенчыклардан тулы бер линейка булдыра алабыз”, – дип белдергән проект авторы.

Балалар бакчалары өчен инде 100ләп мондый уенчык әзерләнгән. Рөстәм Миңнеханов проектка Казан һөнәри лицее студентларын җәлеп итәргә тәкъдим итте.

фото: Islam-today

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*