enrutat
Баш бит / ТАТАР ТЕЛЕННӘН ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА: ерактагы якын йолдызлар
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА: ерактагы якын йолдызлар

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА: ерактагы якын йолдызлар

Татарстан Дәүләт Советы рәисе татар телен 45 яшендә генә өйрәнсә, бу яшьләргә Тукай телен белү бәхете күпкә иртәрәк тәтегән. Алар – татар теле буенча VII Халыкара олимпиада катнашучылары. Күбесенә татар теле туган тел булса, кайберәүләренә – бөтенләй ят. Тик шуңа да карамастан, дөньяның ерак почмагында яшәүчеләр дә, Татарстан укучылары кебек, бер дәрәҗәдә, олимпиада Гран-Присын алуга ирешә.

Әлеге олимпиада Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән 2012 елда ук башланып киткән. Президентыбызның кулы җиңел булган, күрәсең. Чөнки бу интеллектуаль ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта.

Быел 22-25 апрель көннәрендә анда 500гә якын укучы үз белемнәрен сынады.  Татарстан республикасы, Россия төбәкләренең 8-11 сыйныф укучылары, студентлары белән бергә 15 чит ил яшьләре дә бар иде. Тукай теле АКШ, Австралия, Бөекбритания, Финляндия, Кыргызстан, Эстония, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗанда яшәүчеләрне Татарстанда җыйган. Бүген, 25 апрель көнне, олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Ул Бөтенроссия Туган тел форумы кысаларында үтте.

Рафис Борһанов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:

– Ана теле – кеше яшәвенең асылы, тормыш чыганагы. Туган тел – мирас буенча тапшырылган иң зур хәзинә, буыннан-буынга тапшырылган рухи байлык. Яңа уңышларга ирешү өчен үзеңдә ышану булдырырга, тырыш һәм максатчан булу кирәк. Тормышның нинди өлкәсен сайласагыз да актив яшьләр булып калыгыз, милләтебез өчен хезмәт итегез.

Әлеге тантанада Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган туган тел мөгаллимнәрен дә бүләкләделәр. “Ана теле” онлайн-мәктәбендә актив катнашкан рус телле укытучылар да бүләксез калмады. “Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсының җиңүчеләрен атадылар. Бу бәйгегә барлыгы 1624 эш килгән, шуларның 300е икенче турга узган. Аның Гран-Присына Актаныш районыннан Алинә Хәбибуллина лаек булды.

АКШтан, Гарәп Әмирлекләреннән, Австралиядән!

Халыкара олимпиада катнашучылары тырышып бирем эшләп кенә калмаган. Г.Камал, К.Тинчурин, “Әкият” курчак театларында булган, Татарстанның Милли музее, Г. Тукай музее белән танышкан.

Камилә Хафизова олимпиадага океаннар кичеп килгән. АКШ Огайо штаты Колумбус шәһәрендә 8нче сыйныфта белем ала ул. Шулай булуга карамастан, беренче тапкыр шушы олимпиадада катнашып, призер булган. Аның әтисе дә, әнисе дә – татарлар.

– Телем татарча ачылды. Инглиз телен мәктәптә һәм дусларым белән өйрәндем. Минем өчен әлеге олимпиадада катнашу кызыклы булды. Татарстанга очар алдыннан, әнием: “Син монда җиңәргә дип түгел, тәҗрибә тупларга барасың. Җиңү яки җиңмәвең мөһим түгел”, диде, – дип сөйли Камилә.

Аңа биремнәр авыр булмаган. Бары тик Татарстан тарихы буенча сораулар катлаулы тоелган. Шушы сынауда катнашып, шактый тәҗрибә туплаган Камиләнең киләсе елга да планнары зурдан: 2020 елда аның шушы сынауда Гран-При яулыйсы килә. Шундый максатны бүгеннән үк куйган ул.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән Мөхәммәт Шәңгәрәев татар телен скайп аша өйрәнә икән. Моңа кадәр бу олимпиадада аның сеңлесе, энесе катнашкан. Быел эстафета таягын Мөхәммәт алган… һәм призер да булган.

 – Биредә чит илләрдә яшәүче яшьләр белән таныштым. Чөнки без аларны үзебездә кунак итәргә җыенабыз. Әти-әниебез – татарлар, өйдә инглиз, рус, гарәпчә сөйләшсәң, ачуланалар. “Безнең белән татарча гына сөйләшегез”, дип әйтәләр. Татар телен скайп аша ике укытучы белән өйрәнәбез. Аның берсе – Балтач, икенчесе – Актаныш районыннан. Мин үзем татар телен скайп аша 2 ел өйрәндем. Шулай ук “Ана теле” онлайн-мәктәбендә белем алам. Татарча мультфильмнар карыйм, – ди Мөхәммәт.

Көнгерәләр иленнән – Австралиядән килгән Фирүзә Вәлиффнең олимпиадада беренче тапкыр катнашуы.

– Аның турында бездәге Булат хәзрәт әйткән иде. Олимпиадада бик күп кеше матур итеп татарча сөйли. Әнием уйгур, шуңа мин татарча бик шәп белмим. Язма өлеше бераз авыр бирелде. Презентация өлеше җиңел иде. Тик презентациядә русча сөйләүчеләр булды, мин татарча белмәгәч, аларны аңламадым. Австралиядә 500 татар яши, бездә татар җәмгыяте бар, Сабантуйлар, Тукай кичәләре уздырабыз. Мин татар кызы булуым белән горурланам. Татар телен саклау бик мөһим. Әгәр киресенчә булса, киләчәктә татар теле бөтенләй булмаячак. Бу олимпиаданы бик яраттым, татар телен дә яхшырттым. Шуңа бик шатмын, – ди Фирүзә.

Гран-При алучылар – өчәү?

Башка еллардан аермалы буларак, быел Гран-При алучылар – өчәү. Аларны котларга сәхнәгә күтәрелгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да татар теленең киләчәге барлыгына тагын бер кат инангандыр. Татарстан, Россия төбәкләре укучылары гына түгел, милләте белән татар булмаган яшьләрнең безнең телне өйрәнүе белән горурлануы үзе ни тора!

– Син татар телен белсәң, көндәшлелеккә сәләтең арта. Мин 45 яшькә кадәр татар телендә бер сүз белмәдем. Ләкин аңыма килеп, телне өйрәнергә тотындым.  Миннән көләләр иде, гел гарьләнә идем. “Татарин” дип үртәп йөртәләр иде. Шуларны уйлап, җаваплылык тоеп, өч ел татар телен өйрәндем. Аңлыйммы-аңламыйммы, эштән кайткач, көзге янына басып, татарча газеталар укыдым. Аңламаган әйберне хезмәттәшләремнән сорадым. Күңел, җан тартса (ә ул тарта икән!), туган телеңне өйрәнеп, анда сөйләшсәң, үзеңне икенче итеп сизәсең икән, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Бөекбританиядән килеп Гран-При алган!

Тумышы булән Япониядән булган Чихиро 17 яшь булганда, татар телен өйрәнә башлаган. Ул телләр белән кызыксына, шуңа аңа татар теле ошаган. Япониядәге татар теле курсларына йөреп, Тукай теленә мәхәббәт уянган аның. Җиңүенә әле һаман ышанып бетәлми ул.

– Мин бик шатландым. Әле дә бу миңа могҗиза кебек тоела, һаман да ышанып бетә алмыйм. Хәзер мин Лондонда яшим, анда татар җәмгыяте бар. Шунда татарча аралашу клубында актив катнашып, сөйләм дәрәҗәсен яхшырттым. Шуның ярдәмендә, былтыргы белән чагыштырганда, татар телен әйбәтрәк аңлыйм. Көн саен Youtube сайтында татарча яңалыклар тыйңлыйм. Олимпиадада биремнәр үзгәргән: быел Татарстан тарихы турында сораулар кертелгән. Үзем татар булмагач, Япониядә туып-үскәч, монысы бераз кыенрак иде, – ди Чихиро Тагучи.

Ул әлеге олимпиадада икенче тапкыр катнаша. Былтыргыга караганда, быелгысы җиңелрәк булды, ди. Кешеләрнең сөйләмен дә яхшырак аңлый башлаган. 2018 елда олимпиадада тапкан дуслары белән кабаттан күрешергә насыйп булган аңа. Ул татар телендә аралашу кирәк, дип саный. “Телне белсәк, яңа дөнья өчен ишекләр ачыла. Сез дә телегез белән горурланып, бергә татар телен саклап барыйк”, – ди япон егете.

“Мәкальләрне кабатларга кирәк”

Башкортстан республикасыннан Тимур Суфиянов та – Гран-При алучыларның берсе. Моңа кадәр ул Башкортстанда узучы татар теле буенча олимпиадаларда катнашып килгән. Бу уку елында үз республикасында икенче урын алып, төбәкара һәм халыкара олимпиадада катнашу бәхетенә ирешкән.

– Мин әле һаман үз җиңүемә ышанып бетә алмыйм. Сәхнәдә дә каушадым. Беренче тапкырдан шушындый зур урын яулагач, күңелем тулды. Әлеге олимпиадага укытучым Земфира Нурисламовна белән әзерләндем. Бик күп укыдым, Татарстан тарихы, татар шагыйрьләре, композиторлары турында белдем. Шулай ук без шәҗәрә турында проектыбызны ясадык. “Дөнья киңлекләрендә – Татарстан” дип аталган презетнациямдә үземне Татарстанның бер өлеше дип санавымны искәрттем. Чөнки безнең нәселебез – чын татарлар нәселе, – ди Тимур.

Аның өчен иң кыены татарча мәкальләрне искә төшереп язу булган. Кайткач та, бу хатасын төзәтеп, күбрәк татарча мәкальләр өйрәнергә тели. Бу җиңүңә Тимур укытучысы ярдәме белән ирешә алган, дип саный. Тик тагын бер сере бар аның: Казанны күрү теләге бик көчле булган. Татар теле олимпиадасында катнашу мондый мөмкинлекне биргән дә. “Яраткан шигыремдәге сыман, пар атта Казанга килеп җиттем”, – ди Тимур. Шулай ул, бик нык теләсәң, хыяллар чынга ашарга сәләтле! Киләчәктә дә татар телен тирәнтен өйрәнеп, аны саклап, түкми-чәчми балаларына җиткнерергә тели Тимур.

Яратсаң гына җиңеп була

Татарстанның Чирмешән районы Кармыш авылы кызы Лилия Гатина да Гран-При яулаганнан соң, хисләрен ачык кына аңлатып бетерә алмый. Шатлык катыш дулкынлану, хисләр ташкыны – аның күңелендә барысы да бар. Моңа кадәр бу сынауда лауреат исемен алган, икенче урынны яулаган була ул.

– Мин беренче елны ук шушы олимпиададан хисләнеп кайттым. Гран-При минем өчен ерактагы бер хыял кебек иде. Шушы бүләккә лаек булуым миңа зур дәрәҗә, моның белән бик бәхетлемен. Мин әкренләп-әкренләп шушы адымга таба атладым. Үз милләтеңне, аның тарихын, татар телен белүдән дә бигрәк, аны яратырга кирәк. Минемчә, чын күңеле белән моны күрсәтергә теләгән кеше генә Гран-Прига лаек була ала,– ди 11нче сыйныфта укучы Лилия.

Татар теле буенча республика олимпиадаларында катнашып килгән, призлы урыннар яулаган ул. Үз тормышын йә филология, укытучылык, йә журналистика өлкәсе белән бәйләргә тели – укучы әлегә сайлау алдында тора. Татар теленә аны әти-әнисе өйрәткән. “Безнең гаиләдә татар телен шулкадәр яраталар. Безнең бөтен нәселебез татар теле өчен янып яшәүчеләр. Бу рухны миндә алар булдырды. Миңа биргән байлыклары өчен әти-әниемә, укытучыларыма бик рәхмәтлемен”, – ди Лилия.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

yalkyn.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*