tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре форумына багышланган матбугат–конференциясе узды
Татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре форумына багышланган матбугат–конференциясе узды

Татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре форумына багышланган матбугат–конференциясе узды

2019 елның 23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә татар иҗтимагый яшьләр оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы узачак. Форум кысаларында дискуссияләр, семинарлар, экскурсияләр һәм проектлар оештырылачак. Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында әлеге чарага багышланган матбугат–конференциясе уздырылды.

Журналистларны белем бирү форумының программасы һәм башка кызыклы үзенчәлекләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис вазифаларын башкаручы Ленария Мөслимова һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов, форумның активисты Зөһрә Вилданова таныштырды.

Форумда Россиянең 42 субъектыннан  һәм 11 чит илдән вәкилләр катнашачак. Айрат Фәйзрахманов белдергәнчә, укулар кысаларында башка төбәкләрдә оештырылган татар проектларының тормышка ашу темасы күтәрешәчәк. Моннан тыш, спикерларның Россиянең төрле шәһәрләрендә татар бистәләре турында да фикер алышу каралган. “Төптә яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар белән танышырбыз, дип өметләнәбез” – диде Айрат Фәйзрахманов.

Форум алдыннан һәрбер катнашучы регионга биремнәр җибәрелде – үз проектын әзерләп килергә, яки булган проектына җан кертергә. Яшьләр оешмасын ничек эффектив эшләтергә, үз регионда грантларда ничек катнашырга? Форумда үзебезнең шәһәрдә уңышлы оештырылган проектларның эшләү технологиясе белән бүлешү планлаштырылган. Оешмалар алып килгән проектларын төрле экспертлар белән карап, акселератор аша узып, нәтиҗәдә матди ярдәм алачак. “Барлыгы 3 урын каралган”, диде Ленария Мөслимова.

Рәсми ачылыш Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында сәгать 9:00 үтәчәк.

23 август көнне катнашучыларны Казан буенча эшлекле экскурсия, ә Иннополиска һәм Университет бинасына килгәннән соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы акцияләрн һәм чараларын үткәрү буенча семинары, “Татар мәдәнияте үсеше” дискуссиясе һәм “Иҗтимагый оешмала эшчәнлегенең хокукый нигезләре” практикумы көтә.

24 август көненә “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумы, “Дөньяда һәм Рәсәй төбәкләрендә коммерциясез оешмаларның эшчәнлеге, проектларны үстерү технологияләре” панель-дискуссиясе, эксперт сессия, фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе, социаль челтәрләрдәге аккаунтларга анализ һәм “Иҗтимагый эшчәнлектә максатка ирешү мәсьәләләре” лекция-дискуссия планнаштырылган.

25 август исә проектларны тәкъдим итү, пленар утырыш һәм форумның ябылуы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*