tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Фатыйх Котдусов белән хушлаша
Татар җәмәгатьчелеге Фатыйх Котдусов белән хушлаша

Татар җәмәгатьчелеге Фатыйх Котдусов белән хушлаша

30 октябрьдә татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш, татар телен, мәдәниятен саклап калу өчен зур хезмәт куйган Фатыйх Кәшшәф улы Котдусов кинәт вафат булды.

Фатыйх Котдусов 1948 елның 24 гыйнварында Татарстан Әтнә районының Түбән Шашы авылында туган. Аның хезмәт биографиясе һәм иҗтимагый эшчәнлеге Түбән Кама шәһәре белән бәйле. Биредә ул 1971 елда нефтехимия комбинатында эшли башлый.

Фатыйх ага Түбән Камада “Җидегән чишмә” берләшмәсен булдыруда, төзүдә, актив яшләвенә зур тырышлык куйган шәхес. Ул татар халкының телен, мәдәниятен, сәнгатен үстерү өчен көчен кызганмыйча эшләде.

31 октябрьдә Фатыйх Котдусов Түбән Каманың шәһәр зиратында мактаулы гражданнар аллеясендә җирләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*