tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Ирек Сабировны искә алды
Татар җәмәгатьчелеге Ирек Сабировны искә алды

Татар җәмәгатьчелеге Ирек Сабировны искә алды

Бүген, 12 декабрьдә, Ирек Нәгыйм улы Сабиров истәлегенә багышланган онлайн чара узды. Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, танылган язучылар шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе урынбасары турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

Онлайн очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

“Ирек Нәгыйм улы – Чиләбе өлкәсе татарларының мәдәни тормышына зур өлеш керткән шәхес. Күпләр бүген аның вафатына ышанмый, диделәр. Һәм бу, дөрес. Ирек әфәнде истәлеген мәңгеләштерү буенча әле күп эшләр башкарылачак”, – диде ул.

Очрашу кысаларында авторның шигырьләре, дусларының Ирек Нәгыйм улы турында хатирәләре яңгырады.

Чараның тулы видеоязмасын сылтама аша кереп карарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*