tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 19 октябрьдә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак
19 октябрьдә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак

19 октябрьдә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак

“Татарча диктант” белем бирү акциясе “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Гомуми нигезләмәләр

1.Әлеге нигезләмә 2019 елны “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясен уздыру тәртибен һәм шартларын билгели (алга таба – Акция);

2. Акция түбәндәге катнашу дәрәҗәләрен күз уңында тота:

  • татар телен башлангыч дәрәҗәдә белү;
  • татар телен камил дәрәҗәдә белү;

3. Акция – ел саен барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган белем бирү акциясе;

4. Диктантның текстын КФУ ның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели;

5. Акциянең оештыручылары: “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты;

6. Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы;

7. Акция турындагы тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла:

http://diktant.tatar/.

Акциянең максаты һәм бурычлары

Максат – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру.

Бурычлар:

  • татар телен өйрәнергә мотивация үстерү;
  • халыкта татар әдәби телененең орфографик һәм пунктуацион
  • нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;
  • халык арасында татар орфографиясе һәм пунктуациясе осталарын
  • ачыклау;
  • язма сөйләмдә еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
  • халыкның игътибарын дөрес язү кагыйдәләрен түбән дәрәҗәдә белүгә
  • юнәлтү;
  • белем һәм дөрес язу дәрәҗәсен мөстәкыйль рәвештә күтәрергә
  • стимуллаштыру.

Акция катнашучылары

Акциянең асылы — РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торгандиктант.

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан һәр кеше катнаша кала. Моның өчен сайтка кереп, сезнең төбәк/район/илдә акция узачак мәйданчыкны карарга кирәк.

Акцияне уздыру көне һәм вакыты Диктант бер көндә Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында уздырыла.

Уздыру көне һәм вакыты: 13.00, 19 октябрь, 2019 ел.

Акцияне уздыру мәйданчыклары

Акцияне уздыруның төп мәйданчыгы – КФУ, Филология һәм халыкара багланышлар институты. Шулай ук мәйданчыклар Россия Федерациясенең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында формалаштырыла.

Акцияне оештыру һәм уздыру

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/. Шуннан соң аның белән кураторлар элемтәгә керә, аны уртак әңгәмәгә өсти, аңа уздыру тәртибен, бланкларны һәм диктант текстларын җибәрә.

“Татарча диктант” акциясен уздыру тәртибе:

1) Диктант узачак мәйданчыкны табу;

2) Сайтта теркәлү http://diktant.tatar/ (күрсәтмә видеода);

3) Диктантны язачак кирәк кадәрле кеше табу;

4) Диктантны укыячак һәм тикшерәчәк кешеләр табу;

5) Билгеләрне сайтта урнаштыру.

Акциянең рәсми сайты

Акцияне оештырганда һәм уздырганда мәгълүмат вакытында тәэмин ителсен өчен рәсми сайт эшләп килә. Сайт түбәндәге адреста урнашкан: http://diktant.tatar/.

Сайт түбәндәге мәгълүматны үз эченә алган: оештыручыны теркәү, уздыру тәртибе, psd форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, географик карта, тест, татар теле кагыйдәләре, оештыручылар һәм партнерлар, элемтә өчен телефон.

Нәтиҗәләрне игълан итү

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта урнаштырыла. Аларны бланкта булган код сүзе һәм Фамилия, Исем буенча белеп булачак.

Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайттагы шәхси кабинетына керә һәм билгеләрне урнаштыра.

Мәйданчыкны оештыручыларга рәхмәт хатлары каралган. Диктант оештыручылары белән элемтә

  • Мөслимова Ленария Радик кызы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе,

+7 919 698-48-21;

  • Вилданова Зөһрә Рифхат кызы – Акция кураторы, Бөтендөнья татар яшьләре

форумы җаваплы сәркатибе, +7 937 618-04-09;

  • Гайнуллина Ләйлә Рамил кызы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат

сәркатибе, +7 927 424-94-01

  • Могътәсимова Гөлназ Ринат кызы – доцент, филология фәннәре кандиданты,

+7 917 292-92-04

  • Чит илләр кураторы: Илзирә Галимова +7 986 933-04-38
  • РФ төбәкләре кураторы: Баязит Зайдуллин +7 965 591-54-70
  • Татарстан: Амил Нуруллин +7 917 255-13-03, Якуб Мамлиев +7 906 333-50-78

Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com, 8(843) 236-49-66.

Социаль челтәрләргә сылтамалар: https://vk.com/tatdiktant, https://instagram.com/tatarchadiktant?igshid=9md00ms4

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*