tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча фильмга сценарий конкурсы
Татарча фильмга сценарий конкурсы

Татарча фильмга сценарий конкурсы

«Татмедиа» республика агентлыгы «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесе белән берлектә конкурс игълан итә. Татарстан күләмендә уздырыла торган бәйгегә кыска метражлы татар фильмнарына сценарийлар кабул ителә.

Проект җитәкчеләре әйтүенчә, гаризалар 30 ноябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреска [email protected] кабул ителә. Шулай ук, конкурс хезмәтләрен 420066, Татарстан республикасы , Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, «Татмедиа» агентлыгы, 6 кат, мәгълүмат чаралары бүлегенә тапшырырга мөмкин.

Телевизион кыска метражлы татар фильмы сценарийларына игълан ителгән бәйгенең максаты – татарларның милли тормышын, мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен яктыртучы авторларны барлау.

Проект шартлары буенча, экраннарда чагылдырырлык сюжетка ия, эчтәлек ягыннан камил һәм кызыклы булган, рухи кыйммәтләрне үз эченә алган әсәрләргә өстенлек биреләчәк.

Конкурсның нигезләмәсе һәм гариза тутыру үрнәкләре «Татмедиа» агентлыгы сайтының конкурслар бүлегендә урын алган.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*