tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча хатасыз!” фотомарафоны
“Татарча хатасыз!” фотомарафоны

“Татарча хатасыз!” фотомарафоны

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, “Ватаным Татарстан” гәҗите Республикакүләм “Татарча хатасыз!” фотомарафонын игълан итә.

Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталары, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклама белдерүләре һ.б. ике телдә язылырга тиеш.

Әмма еш кына моның киресен күрәбез – республика шәһәрләрендә элмә такталары бер телдә генә башкарылган, яки хаталы язылган була. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора.

Бу вазгыятьне төзәтер өчен татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыкты.

Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә башкарылганлыкларын күзәтү.

Табылган барлык хаталар төзәтелер өчен “Халык контроле” (uslugi.tatar.ru/open-gov) порталына урнаштырыла.

Фотомарафон ике этапта узачак – 2015 елның 21 февраленнән 20 майга кадәр.

Беренче этабы 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә старт ала. Бәйгедә теләсә кем катнаша ала.

Фотомарафонның беренче этабы ай буена дәвам итә.

Беренче этапта катнашучыларга түбәндә күрсәтелгән мәсьәләләр һәм шартлар куела:

  • татар телендәге грамматик, синтаксик, стилистик хаталы белдерүләр, элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталар, юл күрсәткечләре, җитештерүче товар тышлыкларын табып фотога төшерергә кирәк;
  • элмә такталарында ике дәүләт телендә дә язылганын күзәтергә;
  • катнашучы хаталы элмәләрне фотога төшергәнен барысын да туплап, бер файл итеп, контактларын билгеләп, фотомарафонның рәсми электрон почтасына ([email protected]) җибәрергә, аннары барысын да “Халык контроле” порталына урнаштырырга (uslugi.tatar.ru/open-gov) тиеш;
  • фотолар 2015 елның 10 маена кадәр кабул ителә;
  • Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак. Фотомарафонның икенче этабы 16 май Казан шәһәрендә узачак. Стартта һәрбер катнашучыга конвертта биремнәр белән маршрут тапшырылачак.

Фотомарафонның җиңүчеләрен компетент жюри билгеләячәк.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр каралган – IРhone, фотоаппарат һәм электрон китаплар. Бүләкләү тантанасы 2015 елның 20 май көнендә Казанда узачак.

Җиңүчеләр шулай ук “Вымпелком” ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: “Билайн” элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.

Фотомарафонның нигезе – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү; кешеләрдә гражданлык җаваплалык хисен формалаштыру, яшьләрнең интеллектуаль ялын оештыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Фотомарафон “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда дәүләт программасына нигезләнеп үткәрелә.

Акциянең информацион партнерлары:

  • Журнал о людях в Казани – Собака.ru (sobaka.ru/kzn),
  • “Ялкын” журналы (yalkyn.ru),
  • Азатлык Радиосы (azatliq.org).

Тулырак мәгълүмат өчен марафонның кураторларына мөрәҗәгать итергә була:

Тәбрис Яруллин +7 927 675 22 48

Римма Бикмөхәммәтова +7 937 520 99 14

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*