enrutat
Баш бит / «Татарча сөйләшәбез»: «ВТ» яңа проект башлап җибәрде
«Татарча сөйләшәбез»: «ВТ» яңа проект башлап җибәрде

«Татарча сөйләшәбез»: «ВТ» яңа проект башлап җибәрде

«ВТ» да – яңа сәхифә! “Татарча сөйләшәбез” проекты иң еш очраган хаталарны ачыкларга, сөйләм сафлыгын сакларга ярдәм итәчәк. Ул журналистларга, укытучыларга, язучыларга, гомумән, киң катлам укучыга файдалы һәм кызыклы булыр дип ышанабыз. Сәхифәбезне тел белгечләре алып барачак. Сорауларыгыз булса, аларны редакциягә хат рәвешендә юлларга яки социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә язып калдырырга мөмкин.

Айдар Шәйхин дистәгә якын фәнни мәкалә авторы, “Гарри Потер” китабын татарчага тәрҗемә итүче.

Айдар Шәйхин — Актанышта туган, районның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында, КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм-коммуникацияләр институтында белем алган. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, Тарих фәненнән Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе. «Гыйлем» берләшмәсе җитәкчесе, Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның директор урынбасары, Татарстан Яшьләр парламенты әгъзасы.

МӨХИТМЕ, МОХИТМЕ?

Татар орфографиясендә четерекле мәсьәләләр шактый. Телебез бер гасырның ике-өч дистә елы эчендә өч тапкыр язуын алыштыра, аңа кадәр гарәп алфавитына нигезләнгән язу системасын камилләштерү проектлары булдырыла. Без белгән Тукайлар чорында гына да татар орфографиясенең ничәмә-ничә төрле варианты тәкъдим ителә. Бу катлаулы процесслар нәтиҗәсендә микән, кирил язуына күчкәннән соң туган телебездә дөрес язу кагыйдәләрендә бәхәсле урыннар күп калган. 80 ел элек барган процессларның кайтавазы бүген грамотасызлык булып әйләнеп кайта.

Шундый бәхәсле сүзләрнең берсе — мохит. “Әйләнә-тирә», “тирәлек», ягъни рус телендәгечә среда мәгънәсендә йөрүче бу сүз телебезгә гарәп теленнән килеп кергән. 20 гасыр башы китапларында «Мохит диңгезе» дигән атаманы очратырга була. Бу — океан дигән сүз. Урта гасыр сәяхәтчеләре һәм географлары фикеренчә, чиксез Океан бөтен дөньяны уратып алган. Шул уратып алу дигән мәгънә татарча мохиттә дә, башкортча мөхиттә дә, казах телендәге мұхиттә дә сакланган. Сүз уңаеннан, казах телендә мохит дип диңгез яки океан атала.

Мохитме, мөхитме? Югарыда әйтеп үтелгәнчә, татар телендә әлеге сүзнең язылышы — О белән, ягъни мохит. Ө белән әлеге сүз бары тик башкорт телендә генә языла ала. Әлбәттә, матбугатта да, хәтта әдәби китапларда да сүзнең ө белән язылышы очрый. Шулай итеп язучылар бик күбәйсә, мөхит тә дөрес дип танылыр, бәлки. Әмма әлегә без сүзлекләребездә теркәлгән нормаларны хөрмәт итәргә бурычлыбыз.

БҮГЕН / БҮГЕНГЕ КӨН

Рәсми чыгышларда да, матбугатта да, гади аралашу барышында да «бүгенгесе көндә» дигән гыйбарәне ишетергә мөмкин. Бу гыйбарә сөйләм телебезгә рус теленнән күчкән булса кирәк. «На сегодняшний день» дип еш сөйләшәләр, ул Виктор Цойның мәгълүм җырыннан да колакка кереп кала ала.

Аңлашыла ки, «бүгенгесе көндә» тавтология сыман яңгырый. «Бүген» үзе үк бу көн дигәнне аңлата. Шуңа күрә безнең гыйбарәбез бу көнге көн дип ишетелә ала. Сәер, шулай бит?

Игътибарлы кешеләргә урынсыз дип тоелса да, «Бүгенгесе көндә» дип сөйләшү тел нормаларын бозмый. Рус телендә дә, татар телендә дә бу гыйбарә күптән кулланыла. Баштагы мәлдә хаталы булса да, күп кеше кулланганга күрә, ул матур әдәбиятка та, рәсми стильгә дә үтеп кергән.

Хәлбуки, туган телебездә матур итеп сөйләшергә омтылган кешеләр бу гыйбарәне еш кулланмаячак. Сөйләм телендә аны куллану бөтенләй урынсыз булыр. Ә инде рәсми язмаларда һәм матбугатта «Бүгенгесе көндә илебездә җитди үзгәрешләр бара» дип язу стилистикага бәйле рәвештә рөхсәт ителә ала. Әмма ул очракта да «хәзерге вакытта» дип язып була. «Хәзергесе» дип кенә яза күрмәгез.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*