enrutat
Баш бит / Татарчага тәрҗемә ителгән әсбапларны федераль исемлеккә кертү мөмкинлеге каралачак
Татарчага тәрҗемә ителгән әсбапларны федераль исемлеккә кертү мөмкинлеге каралачак

Татарчага тәрҗемә ителгән әсбапларны федераль исемлеккә кертү мөмкинлеге каралачак

Татарчага тәрҗемә ителгән әсбапларны федераль исемлеккә кертү мөмкинлеге каралачак. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 2нче лицей-интернатта милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары өчен киңәшмәдә шул хакта искәртте.

«Бүген нык борчыган сорау — татар теленә тәрҗемә ителгән уку әсбаплары. Министрлык тарафыннан дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүнең яңа тәртибе эшләнде. Ул хәзер Юстиция министрлыгында теркәлү үтә. Приказ кабул ителгәннән соң, гамәлдә булган уку әсбапларын әлеге исемлеккә кертү мөмкинлеге каралачак. Без моңа ышанабыз. Моңа ирешү өчен, Мәскәү коллегалары белән зур эш алып барабыз», — диде министр.

Ул ана телендә белем алу, ана телен өйрәнү канун, ата-аналарның гаризалары нигезендә тормышка ашырылуын искәртте. Рафис Борһанов фикеренчә, бу җаваплылыкны бермә-бер арттыра.

«Без әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештырырга һәм эзлекле алып барырга тиеш. Безне Мәскәүдә аңлыйлар. Без генә түгел, калган сигез дистәгә якын регионнарда бу хәл төрлечә. Барыбызга да ярый торган бер канун чыгарып булмый, ләкин бу эшне ахырына җиткезербез дип ышанабыз», — диде.

Мәгариф системасында беренче тапкыр «ТР дәүләт теле — татар теле» предметы барлыкка киләчәк. Республикада 1-11 сыйныфлар өчен «ТР дәүләт теле — татар теле», «Туган тел», «Туган тел әдәбияты», «Туган телдә әдәби уку» предметлары буенча белем бирү программалары эшләнгән.

2019/2020 уку елында «Туган тел һәм туган тел әдәбияты» предметы: 67,23 процент бала — татар телен, 31,19 процент бала — рус телен, 1,05 процент бала чуваш телен, 0,25 процент укучы удмурт телен, 0,12 процент бала мари телен, 0,01 процент укучы мордва телен, 0,15 процент укучы иврит телен өйрәнә. Федераль дәреслекләр исемлегенә 11 телдән 222 дәреслек кертелгән, шуның 89ы — татар теле һәм әдәбиятыннан.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*