enrutat
Баш бит / Татарга – матбугат, матбугатка белгечләр кирәк
Татарга – матбугат, матбугатка белгечләр кирәк

Татарга – матбугат, матбугатка белгечләр кирәк

Татар өчен матбугат кирәк. Алар күп һәм төрле булырга тиеш. Шуңа бәйле һәркемнең төрле медиа мәйданчыкта фикер әйтү, аны башкаларга ишеттерү мөмкинлеге арта. Менә шуларда эшләүче кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә мөһим.

Язуга сәләте, фикере булган укучыны мәктәптән үк күзәтеп үстерү мөмкинлекләре бар бүген. Төрле иҗат бәйгеләре аша үзләрен сынап караучылар күп. Быел исә журналистлар әзерләүгә бер вузның ике институты дәгъва кыла. Берсе татар теле укытучылары әзерләүче бүлек, икенчесе дистәләгән еллар дәвамында бүгенге татар матбугаты өчен кадрлар әзерләүче журналистика мәктәбе. Шул ук вакытта журналистларны Россия ислам университеты да әзерли.

Сәләтле балаларга бюджет урыны кирәк

Татар матбугаты өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе бюджет урыннары булмауга бәйле кискен тора. КФУның татар теле укытучылары әзерләүче бүлектә бюджет урыннары каралса, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бюджет урыннары юк.

– Узган ел дүрт бюджет урыны гына бар иде. Кызганыч, быел бөтенләй юк. Россия хөкүмәте югары уку йортларына өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте. Без дә Мәскәүгә гариза бирдек. Бәлки ул кабул итү кампаниясе ныклап үз көченә кергән вакытта игълан ителер һәм бәлки без бюджет урыннары алырбыз дип уйлыйбыз. Бюджет урыннары читтән торып уку бүлегендә генә бар. Бушлай 13 студент белем алачак. Магистратурада да бюджет урыннары бар. Соңгы елларда татар студентларының чыгымнарын “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокоманиясе һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән “Татмедиа” агентлыгы үз өстенә алды. Быел финанс яктан уңайсыз ел булгангадыр бу программа туктап тора. Киләсе елда булыр дип өметләнәм. Киләсе елда бюджет урыннары да булачак, – ди КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе профессоры Васил Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, узган еллардагы кебек татар журналистикасына укырга теләүчеләргә рус теле һәм рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга туры киләчәк. – Татар журналисты булырга теләгән кеше шул ук Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Рус әдәбиятыннан имтихан биреп, син документларыңны әллә кайларга бирә алмыйсың. Шуңа бәйле дә журналистикага килергә теләүчеләр саны кими. Балалар рус әдәбияты имтиханын сайламый башлады, хәтта Татарстанда рус әдәбияты имтиханын бер генә бала сайламаган районнар да булды. Димәк, ул районнан журналистлар чыкмаячак. Шулай итеп, абитуриентлар саны бик кискен кимеде, – ди Васил Гарифуллин.

Журналистика юнәлешенә гаризалар кабул итү иртәрәк – 3 августта төгәлләнә. 5 августан башлап 18 августка кадәр университетның эчке имтиханнары кысаларында иҗат имтиханы булачак. Дөрес быел ул дистанцион рәвештә үтә. Ә иҗат портфолиосын тапшырырга мөмкин.

Укытучы – уйнаучы тренер кебек

Журналистикада язмыйча гына укып та, укытып та булмый. Заманында Васил Гарифуллин аспирантурага калырга теләк белдергәч, остазы Флорид Әгъзамов аны редакциягә эшкә җибәрә. Аннан соң гына вузга әйләнеп кайта ул. Андый укытучылар, практик журналистлар журналистика бүлегендә күп эшли. Миңназыйм Сәфәров кебек чирек гасыр укыткан укытучылар да бар. Шулай ук Рифат Фәттахов, Илшат Әминов, Резеда Зәйни кебек укытучыларның исемнәрен дә телгә алырга була. Укыту барышында мастер-класслар, остаханәләргә дә күп кенә газета-журнал редакция вәкилләре чакырыла. Студентлар үзләре үк редакцияләргә практика узарга йөри. Кайбер студентлар эшләүче журналистлар белән беррәттән яза. Бүгенге 3-4 курс студентларының күбесенең эш урыннары билгеле. Көчле студентны бер генә редакциянең үзеннән җибәрәсе килми. Журналистикада укучылар республиканың газета-журналларында практика вакытында ук чын журналист буларак эш күрсәтә.

Шул ук вакытта кичәге мәктәп укучысына зур журналистка куелган таләпләрне кую да дөрес микән? Хирургка укучы студентка шунда ук операция ясатмыйлар бит. Осталыкка яза-яза өйрәнәсең. Тел мәсьәләсенә килгәндә, ана телен камил белү, үз телендә иркен сөйләшә алу, әдәбиятны белү ул укучының мәктәптән үк туплап килгән багажы. Әмма туган телдә фикереңне белдерергә, журналист буларак тел мөмкинлекләрен файдаланырга өйрәнү – монысы вуз укытучысының вазифасы.

– Журналист булу өчен телне, мәдәниятне, әдәбиятны яхшы белү генә түгел, беренче чиратта текст белән эшли белү осталыгы да кирәк. Бүген журналистика технологик яктан, сыйфаты һәм форматы ягыннан да үзгәрде. Яңа шартларда журналистларны әзерләү яңа форматларда эшли белү, технологияләрне үзләштерү, заманча фикер йөртү, җәмгыятьнең үсеше, үзең яза торган өлкә турында белү, махсуслашу да бар. Шуңа күрә бүген бездә төрле юнәлешләр бар, – дип сөйли Васил Гарифуллин.

Мәктәптән башлансын

Бездә матбугат кыры шактый иркен. Нинди генә басмалар юк. Шәхси матбугатны әллә ничә төркемгә бүлеп карарга була. “Татмедиа” системасындагы газета-журналлар да күп. Матбугат үзәкләре дә эшли. Шуңа да журналистка эш урыны җитәрлек. Дипломлы белгеч үз күңеле тарткан, үзенең холкы-амбициясенә туры килгән басманы сайлый. Монда бернинди чикләүләр юк, хәтта максатчан төркемдәгеләр дә үзләре билгеләнгән редакцияләрдә өч ел гына эшли. Аннан шушында эшкә кала, йә башка редакцияне сайлый.

– Милли һәм глобаль медиа чаралары дигән кафедра булса да, без аның “милли” дигән сүзе өчен шактый көрәштек. Бу юнәлешне саклап калдык. Без татарча дәреслекләр чыгарабыз, татар телендә конференцияләр уздырабыз, татар журналистикасыннан диссертацияләр яклыйбыз. Барысы да татар милли мәгълүмат кыры белән бәйле. Студентлар белән аралашу да шул ук. Бүгенгә без бу милли рухны саклап кала алабыз. Киләчәктә глобальләшү, мәктәпләрдә татар теле белән бәйле сәясәтнең үзгәрүе ничек булыр – үзебездән дә, татар гаиләләреннән дә, татар җәмәгатьчелегеннән, халкыбызның телне, милләтне, милли рухыбызны саклавы өчен көрәшүеннән тора, – ди Васил Гарифуллин.

Шул ук вакытта ул мәктәпләрдә медианы өйрәнү фәнен булдырырга вакыт җиткәнлеге турында әйтә.

– Күптәннән әйтеп киләм: мәктәптә медианы өйрәнү фәне булырга тиеш. Аларга нинди сайтларда нәрсә барлыгы да өйрәтелергә тиеш. Без балаларга әдәбиятны өйрәтәбез, укырга тиешле әдәбият исемлеген бирәбез. Ә бит бүген кешегә әдәбиятка караганда медиа ныграк йогынты ясый. Балага мәктәптә 11 ел буе әдәбиятны тукыйбыз, ә интернеттан ничек файдаланырга өйрәтмибез. Күпчелек әти-әни баласының нинди контент белән кызыксынуына игътибар да итми. Бу гаиләдә генә түгел, мәктәптә аерым бер фән булырга тиеш, – ди Югары мәктәпнең Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин. — Социаль челтәрләр зур чүплек базына әверелде. Бик яхшылап эзләсәң аннан алтын да табарга була. Интернет киңлекләрендә мәгълүматның бик азы гына журналистикага карый. Күп кеше аны аермый да. Анда чүп язучылар да, чын журналистика әсәре биреп утыручылар да бар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*