tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар элемтәдә! Халкыбызның “Рамай” җыры

Татарлар элемтәдә! Халкыбызның “Рамай” җыры

“Туган як җыры” бәйгесенең яңа катнашучысы – Уфа шәһәренең Дим бистәсендә яшәүче Рима Әминова. Гармунда – Диния Буранголова.

Дуслар, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге игълан иткән җыр бәйгесендә һәркем катнаша ала! Үзегезнең якта популяр булган, туганнар, якыннар белән җыелышкач табын артларында яратып җырланган көй-моңнарны видеога төшереп, [email protected] электрон адресына, яки 89273550989 телефонына юллагыз. Шулай ук #туганякҗыры (#туганякжыры) хештегы белән үзегезнең социаль челтәрләрегезгә урнаштырыгыз. Берүзегез яки берничә кеше белән берлектә җырларга мөмкин.
Видеоны смартфон, айфон, һ.б. җайланмаларга төшергәндә, горизонталь форматны сайлавыгыз сорала.

Видеолар Башкортстан вәкиллегенең социаль челтәрләрендә, ютуб каналына куелып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*