enrutat
Баш бит / «Татарлык нәрсә ул?»
«Татарлык нәрсә ул?»

«Татарлык нәрсә ул?»

…Күңел берлән сөям бәхтен татарның.

Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Габдулла Тукай

Күптән түгел редакциябездә «Татарлык нәрсә ул?» дигән темага сорау эзләдек. Әлеге чарада «Мәгариф» ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Сәвия Сәмитова, Казанның А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының күн мозаикасы, модельләштерү һәм кулланма-гамәли сәнгать укытучысы Айгөл Садриева катнашты.

«Авыл баласы курчагы белән русча сөйләшә»

– Кем без? Башка милләт вәкилләре безне ничек күрә? Татарлыгыбыз кунакчыллык, түбәтәй-калфаклар, чәкчәк, өчпочмаклар белән генә чикләнәме?

М.Л. Бүгенге көндә татар мәктәбенә кунак килсә, аны итек-читектән, алъяпкычтан каршы алалар. Рус мәктәбендә бернинди косоворотка, чабата кигән кеше юк, хәтта XIX гасырдагыча да киенмиләр. Алар кунакларны заманча Европа киемнәрендә каршылый. Репертуарлары да «Барыня-сударыня» я «Калинка-малинка» түгел. Конкурентлыкка ия халык кына яши ала.

Миллилек һәм тел кан белән бирелми, ә җәмгыятьтә тәрбияләнә. Халык теле – ана теле дигән гыйбарә бар. Бу терминнар белән дә бик зур спекуляция бара. Халык теле – ул ана теле. Алар синонимнар. Шуңа күрә безнең илнең законында каралган туган тел сайлау иреге ул бернинди кысага сыймый торган спекуляция. Чөнки халыкара кабул ителгән термин буенча «Туган тел – ул синең халкыңның теле». Аны сайлап булмый. Шуңа күрә туган тел ул әти-әни теле түгел, әби-бабай теле түгел, ул – халык теле. Конституциядә шулай язылган. Һәр халыкның үз туган телен сакларга хокукы бар, һәм аны дәүләт гарантияли. Ләкин чынбарлыкта халык күңелендә татарлык нәрсә ул дигәндә, безнең фән өлкәсендә дә, әдәбиятта да, театрда да татар образы – XVIII гасыр кешесе образы дигән фикер ята. Ә дөньяда андый татарлар юк хәзер. Без – Европа кешеләре. Аерым алганда, Татарстанда татарларның 80 проценты шәһәрдә яши, ә балаларның 90 проценты шәһәрдә туа. Авылда туучылар юк дәрәҗәсендә. Ул балаларга туган авылым, сыерым-сарыгым, урманым-чишмәм бернәрсә түгел, ул – шәһәр кешесе. Ул, әлбәттә, кала культурасына тартыла. Ә безнең шәһәр мәдәнияте бик авыр формалаша. Балалар өчен, безнең киләчәк өчен кызыклы булган заманча образ кирәк.

Без нишләптер татар кешеләре исәбенә фән кешеләрен – физик-химикларны кертмибез. Ә бит татарның да дөнья күләмендә фән аша мәгълүм уллары бар. Бу бит милли-региональ компонент кына түгел. Рәшит Сюняев, мәсәлән, Ньютон мәктәбен алып бара. Дәрдмәнднең оныгы Искәндәр Бәшир улы Рәмиев – беренче совет компьютерларын уйлап чыгаручы. Без ул кешеләрне белмибез дә диярлек, фән кешеләрен татар телен саклый торган кешеләр дип кабул итмибез. Ә бит телне әдәбият кына түгел, фән дә саклый ала. Латин телен мисал итеп китерәм, грамматикасы бик яхшы эшләнгән, белгечләре бар, тик ул кулланылмый, чөнки ул фәндә-техникада юк. Аны кеше тормышта файдаланмый. Тел бит ул кешеләр белән аралашу, яңа фикерләр алышу, тормышта куллану өчен кирәк.

Бүгенге көн татар кешесе образы XVIII гасырныкы була алмый. Театрны алыйк. Иң атаклы спектакль «Зәңгәр шәл»нең төбендә, мәсәлән, татар халкын мыс-кыл итү ята. Чөнки Зимагур – әсәрдәге төп уңай герой. Безнең авылда азып-тузып йөргән кешене шулай дип йөртәләр. Ә авыл халкын укыткан мулла иң начар герой буларак сурәтләнә. Әлбәттә, бу идея яхшы җырлар, образлар белән кертелгән. Ләкин идея татарның икенче сортлылыгын исбатлый. Бүгенге көндә пьесаның флагман булып торуы татар халкын бер дә бизәми.

Шуны да әйтергә кирәк: бүген хәтта авыл балалары әти-әнисе белән – татар телендә, ә курчагы белән русча сөйләшә, чөнки алар рус телендә мультфильм карый һәм курчак татар телен белми дип уйлый.

Р.З. Узган гасырның 90 нчы елларында игътибар күбрәк фольклорга бирелде, бу ничек тә булса үзебезне, фольклор аша булса да гореф-гадәтләребезне саклап калу омтылышы иде. Бүгенге татар мәктәпләрен ул чордагылар белән чагыштыра алмыйм. Хәзергеләре рус мәктәпләреннән калышмый. Ә инде милли киемнәрдән чыгып каршы алу, бигрәк тә чит илдән килгән кешеләргә күрсәтү – ул бар әле, әмма һәр мәктәптә дә түгел.

Татарлык – ул, беренче чиратта, тел, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз. Милли рух була икән, ул чагында аның башка яклары да күренә башлый. Мисал гына китерәм, 90 нчы елларда татар мәктәпләре ача башладык. Беренче чиратта моңа кем каршы чыкты дип уйлыйсыз? Авылдан чыккан, татар мәктәбендә укыган татар телле милләттәшләр. «Юк, мин татар мәктәбенә каршы, үзем русча белмәдем, шуңа күрә күп газаплар күрдем», – диючеләр аз булмады. Димәк, аларда милли рух тәрбияләнмәгән, Совет чорында милли рух булмаган. Кайчагында миллилекне тел белән нык бәйлибез. Ә бит телне белми торып та, күңелендә татарлык шулкадәр көчле булган кешеләр дә бар: андыйларның сөйләме камил түгел, ләкин балалары татар мәктәбендә укый, татар халкы өчен җан ата ул. Монда татарлык саклана. Ә инде «мин татар телен беләм» дип кенә эш алга китми.

Кызганычка, күп кенә татар галимнәре, язучылар, журналист гаиләләре үз балаларын һәм оныкларын рус мәктәпләренә бирүне дәвам итә. Ә татар мәктәбендә кем укырга тиеш? Авылдан килгән я русча начар белгән бала – татар мәктәбенә, ә галим, язучының баласы рус мәктәбенә барырга тиешме? Милли рух гаиләдән башланырга тиеш дип уйлыйм. Бу эшне балалар бакчасы, мәктәп һәм, әлбәттә, телнең кулланышы дәвам итә алачак. Марат Вазыйх улы белән килешәм, тел «кухня теле» булып калырга тиеш түгел, ул фәндә дә, тормышта да, җәмгыятьтә кулланылырга тиеш.

Татарлык ул – күптеллелек

– Күптән түгел узган «Татарча диктант» дөньякүләм акциясен үткәрүнең төп максаты – татар телен өйрәнүгә теләк үстерү. Россиянең 47 төбәгендә һәм 22 чит илдә яшәүче 85 меңгә якын кешене берләштергән әлеге чара, сезнеңчә, татарлык чагылышымы?

Р.В. Әлеге чара гади генә булса да, шактый кызыклы булып чыкты. Ипи-тозлык булса да татарча белгән милләттәшләребез диктант язарга тырышты. Бу кирәк әйбер икән. Мондый чаралар тагын да күбрәк булырга тиеш.

Татарлыкны мин милли үзбилгеләнү дип аңлыйм. 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае алдыннан хөкүмәт үзбилгеләнү буенча дәүләт программасы булдырырга кушты. Бер төркем галимнәр аның концепциясен эшләде, делегатларга тараттык. Ләкин бүгенгә кадәр ул концепцияне тотып укыган кеше бик сирәк. Дәүләт программасы шушы документ нигезендә төзелде, аның белән tel.tatar.ru сайтына кереп танышырга мөмкин.

Милли бердәйлекне күздә тоткан дәүләт программасы 2013 – 2014 елларда эшли башлады. Аның үтәлеше турында исәп-хисап ел саен чыгарыла. Милли үзбилгеләнү чараларына ел саен 25 млн сум акча салына. Әмма бу чараларның планын камилләштерергә кирәк. Мәсәлән, минем кулда булса, милли үзаңны арттыра торган роликлар, мультфильмнар санын 10 тапкыр арттырыр идем. Туган телне, татар телен белгән якташларга нинди дә булса стимуллар булдырыр идем, бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшләгәннәргә. Ләкин бу «дилентантский» түгел, ә фәнни яктан уйланган эш булырга тиеш.

2002 елда «Татар милләтенең берлеге» («Единство татарской нации») дигән китапны чыгарган идек. Шунда Розалина Мусинаның «Хәзерге заман татарларының бердәйлеге мәсьәләләре» («Проблема идентичности современных татар») мәкаләсе урын алган. Бу вакыйгадан соң 17 ел үткән, берни үзгәрмәгән. Шәһәрдә яшәүчеләрнең – 76, авылдагыларның 71 проценты татарлыгым ул тел дип саный. Татарлыкны мәдәният яки гореф-гадәтләр – өлкәннәрне ихтирам итү, ашаганда бисмиллла әйтү һ.б. дип санаучылар шәһәрдә – 66, авылда 50 процент тәшкил итә. Гореф-гадәтләрен нык саклаучы Кавказ халыклары исә шуның аша телләрен дә, мәдәниятләрен дә саклый. Бүген балаларыбыз глобализация телендә сөйләшә – алар рус та, татар да түгел. Алар тәрбияне үзләрен чорнаган мохит аша – иптәшләре нинди телдә аралаша, нинди әхлак күрсәтә, шуның нигезендә ала.

30 ел элек «Идел» журналының беренче санына миллилек, милли телләрне, мәдәниятне саклау экстремизм түгел дип мәкалә язганмын. Әхлак милләт аша керә. Туган телен белгән, гореф-гадәтен үтәгән, милли тәрбиясен гаиләдә алган кеше мәрхәмәтлерәк була дип әйткән иде бер укытучы. Моңа бик ышанам. Татар мәктәпләрендә тәртип бозу, тәмәке тарту юк. Шуңа балаларга татарлыкның тырышып эшләү, белемгә омтылу, тәртип бозмау, олыларга ихтирам икәнлеген, хезмәт тәрбиясенең асылын, гыйлемгә-китапка ябышып яту, әти-әниеңне хөрмәт итү, милләтнең дәүләт кебек үк мөһим икәнлеген аңлатырга тиешбез. Татар 100 ел эчендә мәктәбен дә, профессиональ театрын да, матбугатын да булдырган, шуны бетерсәк, үзебезне бетерәбез. Милли үзаңыннан оялган яки курыккан кешеләр бар, кайберәүләргә милләтен, мәдәниятен кайгырткан кеше ул экстремист дигән аң сеңгән.

Китапка тагын күз салсак, татарлыкның сәбәпләре арасында туган җир (50%), дин (авылда – 44%, шәһәрдә – 33%), тарихи язмыш (21%) бар. Теләсә нинди телдә, һөнәрдә булсын, әгәр милләтенең тарихын, язмышын белсә, бу кеше татар санала. Татар матбугаты үз тарихын язмаса, ул татарны бетерә дигән сүз. Календарьларны көн саен ачып карыйбыз. Татар тарихы белән бәйле истәлекле даталарны тәртипкә китереп, әйләнешкә кертергә кирәк. Татарлык – ул яхшылык белән әйтергә тырышу.

Зур уңышка ирешкән гаиләләрне, марҗа киленнең ике телне дә шәп итеп өйрәтүен, татар телен үзләштерүче рус кешесен герой итеп күрсәтергә тиешбез.

Эш бирүчеләр дә татарларны алырга тырышалар, чөнки гыйлемлеләр, дисциплина да бар, каршы килмиләр, җиренә җиткереп эшлиләр, ялкау да түгел. Татарлык ул – күптеллелек. Мәктәптә тел мәсьәләсе чыккач, әти-әниләр белән аралаштым. Өстәмә бер тел дә белмәгәч, балагыз ахмак була бит дим. Безгә полилингваль булуыбызны, тырышлыгыбызны, тәрбиялелегебезне күтәрергә кирәк. Татарлар җинаять, әхлаксызлык эшләсә, ул миңа да суга. Татарлык ул – яхшы тәрбия дигән сүз. Тәрбиясезлек, ялкаулык, милли тәрбия җитмәгәнлектән. Татарлыкны артта калган, бәхетсез, күз карашы түбән иелгән субъект дип санаучыларга без киресен дәлилләргә тиешбез.

М.Л. Галимнәр алар тарихчылар, телчеләр белән генә чикләнми, аның технарьлары да, физиклары да, химиклары да, фәлсәфәчеләре дә бар. Иң йөрәккә тигәне: тәрбия проблемасымы, белем сыйфатын күтәрүме, югары уку йорты белән бәйле мәсьәләме – «татар» сүзе белән бәйле проблема чыкса, ул мәгариф министрлыгындагы милли бүлеккә төшә. Ә анда – тел белә дип эшкә алынган укытучылар. Алар үзләре генә нинди проблема хәл итсен?

Фәннәр академиясе чыгарган «Татар халкының үсеш стратегиясе» тышлыгында кулына чалгы тотып ат арбасында утыручы егет һәм яулыклы кыз сурәтләнгән. Андый халык дөньяда юк, ул үлеп беткән. Галимнәр арасына технарьларны, социологларны, философларны кертергә кирәк. Татарның үсеш проблемасын татар теле укытучылары гына хәл итә алмый.

Р.В. Телнең, милләтнең дәрәҗәсен күтәрү өчен технарьлар гына түгел, идарә структураларында татарлыгы булган, татар телен белгән, татар матбугатын укыган кешеләр булса, яхшы булыр иде.

М.Л. Казанда милли мәгарифне торгызганда, мәктәпләрдә милли мәсьәләләр буенча урынбасар итеп татар теле укытучыларын куймадык, чөнки татар телчесенең төп эше – укыту. Анда татар рухлы инглиз теле укытучылары, математиклар, физиклар идарә итте.

Р.В. Монда кадрлар мәсьәләсе килеп баса. Бүгенге көндә мәдәният, мабугат, мәгариф белән «алтын сандыктан алынган» кешеләр идарә итә. Димәк, кадрлар фильтрациясе бар. Фамилиясе татар булып та, теле я татарлыгы юклар, аңлы рәвештә татарофобский позиция сайлаганда, карьера әйбәт килеп чыга дип санаганнар бар. Шуңа күрә татар җанлы, татар акыллы кешеләрне күтәрергә кирәк. Башкортстанда исә бөтен җирдә башкорт филологиясе һәм тарихы бүлеген бетергән кешеләр эшли. Хыялым шул: Казан федераль университетында Игорь Привалов җитәкләгән дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә татар теле, тарихы укытылсын, Татарстанда эшлисе чиновникларның әзерлегенә аерым игътибар бирелсен иде.

Р.З. Халык шулай тәрбияләнгән: түрәләргә ихтирам белән карыйбыз. Бу, бер яктан караганда, әйбәт булса, икенче яктан начар әйбер. Совет чорында бар иде, хәзер дә бардыр дип беләм, түрә нинди эшләпә кисә, беренче чиратта, шундый укны аның урынбасарлары, аннары әкренләп халык кия иде. Татарча яхшы белгән кешеләр дә, татарча яхшы белмәгәннәргә караганнан соң, «ә-ә-ә, менә шулай кирәк икән бит» дип, татар теленнән кача торганнардыр. Шуңа күрә кадрларны сайлаган чагында бик чамалап сайларга кирәк.

«Кем ул халык?»

Р.В. Халык ул үзенә нәрсә кирәген әйтә белергә тиеш. Бер әйтә, ике, өч әйтә, аны барыбер ишетәчәкләр.

М.Л. Халык кем соң ул?

Р.В. Без!

М.Л. Халыкка барып җитә алмыйбыз. Безнең идеаллар аларныкы белән туры килми. Без XVIII гасырны күздә тотып татарлар шундый дибез, ә алар XXI гасырга карап яшиләр. Безнең алар белән элемтә юк.

С.С. Тәрбия, белем бирү бөтен нәрсәнең нигезендә ята. Татарлыкның нәрсә икәнлегенә игътибар итәбез икән, ул, беренче чиратта, татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән үзенчәлекле мәдәнияте аркылы формалашу дигәнне аңлата. Тел дә, тәрбия-психология дә – ул, беренче чиратта, ата-ананың үз тәрбиясе нигезендә балаларын олы тормыш юлына озатуы, уку-укыту китаплары.

Институт тәмамлагач, эшкә беренче ачылган татар мәктәпләренең берсенә әле конкурс үтеп кергән идем. Укыту белән бергә балаларны олимпиадаларга әзерли идек, театрларга алып бара идек. Бүген Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә материаль булмаган мәдәни мирасны туплау-теркәү белән шөгыльләнәбез. Халык фольклорыннан, халыкның традицияләре, йолалары-ышануларыннан читкә китәбез икән, яңа буынны милли рухта тәрбияләп буламы?

М.Л. Читкә китмәскә, ләкин фольклор белән генә чикләнмәскә.

С.С. Һәр гаилә, бала тәрбияләгәндә, кечкенәдән үк иерархияне сакларга – атаны президент урынына күрергә тиеш. Баланың теле татарча ачылмый икән, аны мәктәп кенә өйрәтә, укыта алмый. Җитмәсә, дәреслекләр дә бүгенге көн таләпләренә җавап бирми. Татарлыкны тәрбияләү өчен фәнни прогресска иярергә, нигезләнергә, шул ук вакытта аны милли компонент белән бергә үреп барырга кирәк. Бүгенге балалар Камал я Тинчурин театрын белми, опера сәнгате белән таныш түгелләр. Ул гына да түгел, өлкәннәр дә «Алтынчәч»не түгел 4 сәгатьлек «Князь Игорь»га, «Шүрәле» урынына «Лебединое озеро»ны карарга йөри.

Р.В. Башкалада яшәп, музейга, Кремльгә бармаган кешеләр күп. Ул гына да түгел, Казанны күрергә килүчеләр, Кол Шәрифне урап чыгалар да я аквапаркка, я Икеага китәләр.

С.С. Г.Исхакыйның «Ул икеләнә иде» әсәрендә геройны татар кызы белән таныштыралар. Герой, кызны читтән генә күзәтеп бара да, «Тукай кем ул?» дип сорый. Теге кыз җавап бирә алмый. «Тукайның кем икәнлеген дә белмәгән кешедән татарлыкны нишләп эзлим әле мин?» – ди егет.

Без бүген дә шул ук хәлдә. Татар халкының милли традицияләреннән, милли мәдәнияте үрнәкләреннән башка гына без бу татарлыкны сак-лап кала алмыйбыз.

М.Л. Татар телен укыту методикасы начар, шуңа телне өйрәнеп булмый дигән фикер киң таралган. Рус теленеке тагын да начаррак, әмма бөтенесе рус телен белә. Руслар арасында да музейга йөрүчеләр сирәк, әмма алар үз телендә сөйләшә.

С.С. Биредә мохит дигән нәрсә роль уйный.

М.Л. Казан шәһәренә күпчелек татарлар авылдан килгән. Революциягә кадәр Казанда 12 процент татар яшәгән. Барысы да гаиләләрендә татарча сөйләшкән, ләкин балалар бакчасы белән мәктәп аларның балаларыннан руслар ясаган. Шуңа күрә, әлбәттә, гаиләдә сөйләшергә кирәк. Ләкин мәктәп, гаилә белән чагыштырганда, 10 мәртәбә күбрәк тәэсир итә. Татар теле саклансын өчен, татар мәктәбе һәм балалар бакчасы кирәк. Ул гына да җитми, татар телендә фән кирәк. Фән дигәндә, татар теле фәне генә түгел, ә математика, физика, химия, техника, технология. Татар университеты ясар өчен дөнья университетлары галимнәрен чакырырга була. Ул татар телендә генә укыта торган университет түгел, ә татарның мәнфәгатен кайгырта торган фән үзәге булсын иде. Татар халкы үз телен фән дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Фән кешеләрен ничек тә булса җыярга, шул идеяне җитәкчеләргә җиткерергә кирәк. Милләт эшенә кагылган җирләрдә татар теле укытучылары утыра дигәндә, аларны мыскыл итеп әйтүем түгел, алар бик зур эш башкаралар, алар геройлар. Ләкин фольклор кебек үк, алар белән генә чикләнеп калырга түгел, татар халкының бөтен потенциалын кулланырга тиешбез.

С.С. Ульян өлкәсенең татар иҗтимагый үзәге Дуслык йорты белән бергә татар халык йолалары буенча семинар үткәрде. «Нинди телдә телисез, шундый телдә әзерләгез» диделәр. Кеше күп җыелган. Дуслык йорты директорының урынбасары рус кешесе килде. Татар оешмасыннан өч кеше утыра, «Мин татарча әзерләнеп килдем, шуңа күрә татарча сөйләргә телим. Аңламасагыз, әйтерсез, тәрҗемә итәрмен», – дидем. Чыгыш ясаганнан соң, олы яшьтәге берничә татар апасы килеп рәхмәт әйтте. «Безнең үзәктә гел русча сөйләргә мәҗбүр итәләр», – диделәр. Моны бит яраклашырга өйрәнгән үз татарларыбыз эшли.

Р.А. Татар гимназиясе директоры буларак, шуны әйтәм: без үзебезне көндәшлеккә сәләтле дип саныйбыз. Безнең уку йорты тирәсендә 5-6 рус мәктәбе бар. Шуңа да карамастан, гимназиядә балалар саны елдан-ел арта, быел 4 беренче сыйныф алдык. Укучыларның 15 проценты рус балалары. Ата-аналары балаларын тарткалаша-тарткалаша урнаштырдылар дисәм дә була. Аларны безнең мәктәптә укытасылары килә. Гәрчә кайберләре татар телен өйрәнергә атлыгып тормый. Нәрсә ошый соң аларга? «У вас как дома» диләр. Бу – татар халкының өендә була торган рух, нур, иманлылык аурасы дигән сүз. Марат Вазыйх улы әйткәнчә, татар мәктәбе буларак, без фән дәрәҗәсенә күтәрелерлек зыялылар тәрбияләүне төп максат итеп куябыз.

Без дә европалашабыз. Ләкин рус теле ул дөнья дәрәҗәсенә чыкты, ә безнеке – юк. Заманчалашу белән бергә үзебезнең татарлыгыбызны – калфакны да саклага тиешбез дип саныйм.

А.С. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында күн эшкәртү өлкәсендә белем алганнан соң, остаханә ачтык. Аның төп идеясе – борынгы һөнәрне заман аксессуарларына кертү. Без татарларның сәнгать традицияләрен сакларга һәм торгызырга, заманча эшләнмәләр дизайнында осталарның күпьеллык тәҗрибәсен кулланырга омтылабыз. Күн мозаикасы Болгар чорында барлыкка килгән. Соңрак ул патша Россиясе дворяннарының муллык символы булып саналган.

Вакыт узу белән, үзкыйммәтен югалткан, бүген Татарстандагы осталарны барларга бармаклар да җитә. Шуңа күрә остаханә белән бергә, без әлеге һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр өчен курслар да ачтык. Параллель рәвештә сәнгать училищесында укытам, татар орнаментларын өйрәнәбез, аларны популярлаштырабыз. Яшьләргә мондый эшләнмәләр бик ошый, алар татар мәдәниятенә башкача карый башлый.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*