enrutat
Баш бит / Татарның Шекспирны инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткән шагыйре дә бар иде
Татарның Шекспирны инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткән шагыйре дә бар иде

Татарның Шекспирны инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткән шагыйре дә бар иде

Азмы-күпме татар әдәбиятын укыган, татар язучылары белән кызыксынган китап укучылар арасында Шәрәф Мөдәррисне белүчеләр бармы икән? Булса да, күп түгелдер. Фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррис бу дөньяда бик аз яшәп калган – ул 1963 елда дөнья куйган. Димәк, 50 елдан артык вакыт үткән. Хәтер кыска – үзеңнең барлыгыңны искә төшереп тормасаң, исәннәр дә онытыла. Шәрәф Мөдәррис ялкынланып иҗат иткәндә туучылар да өлкәнәеп бетте инде…

Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә Каракитә авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәрби корреспондент булган. Ул күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың ире. Шәрәф Мөдәррис өч баласын калдырып 44 яшендә дөнья куйган.

Ә туган ягында шәхесне онытмаганнар. Чүпрәле районының Каракитә авылында урнашкан Марс урта мәктәбе фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррис исемен йөртә. Чүпрәле районы үзәге булган Иске Чүпрәле авылында Шәрәф Мөдәрриснең бюсты куелган. Аның белән рәттән икенче бер фронтовик шагыйрь Зәки Нури бюсты да тора. 2021 елда аның тууына да 100 ел була.

Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгы уңаеннан Марс урта мәктәбендә укучылар арасында төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Районның үз шәхесен зурлавы, аны онытырга мөмкинлек бирмәве изге гамәл.

Шагыйрь Зиннур Мансуров: “Халыкны рухи биеклектә тотар өчен зур шәхесләр кирәк. Асыл затлары күбрәк булган халыкның тарихы да тирән була. Милли җанлы яшь буынны тәрбияләр өчен дә күренекле затлар кирәк. Тел сагында да үрнәк булып асыл затлар торырга тиеш. Шәрәф Мөдәррис шундыйлардан иде. Шәрәф Мөдәррис сезнең төбәкнең генә түгел, татар дөньясының кыйбласын билгели торган асыл зат. Андый шәхесләр безне гел алга өндәрләр”.

Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чаралар аның бюстына чәчәкләр салудан һәм шигъри митингтан башланды.

Чүпрәле районының үз шәхесләрен онытмавы өчен сөенеп йөрүче шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәтов районга бер автобус иҗат әһелләре алып кайткан иде.

Казаннан килгән язучылар – Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, язучы Марат Әмирханов, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова, Татарстанның атказанган артисты, педагог Инсаф Абдулла, галимнәр – Мәгарифне үстерү институты галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, шушы ук институтның фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Лииля Хисмәтова, Казан федераль университеты галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент Нурфия Йосыпова. Ә иң зур һәм иң шәрәфле кунаклар — шагыйрьнең кызы Әлфия Мөдәррисова-Минһаҗева һәм оныгы Рөстәм Мөдәррисов иде.

Шәрәф Мөдәррис иҗатына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференцияне Марс урта мәктәбе Татарстан Язучылар берлеге белән бергә үткәрде.

Конференция эшләре дүрт секциягә бүленгән – Шәрәф Мөдәррис әсәрләре рәсемнәрдә, Шәрәф Мөдәррис әсәрләрен сәнгатьле уку, чит ил әдипләренең танылган әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлы һәм иҗаты.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт: “Фәнни-гамәли конференциядә катнашыр алдыннан балалар Шәрәф Мөдәрриснең иҗаты белән, аның шигърияте белән танышалар. Аларның шагыйрь дөньясында яшәп алганлыклары күренеп тора. Без чыгышлары вакытында балаларның шагыйрь иҗатына теләп мөрәҗәгать итүләрен күрдек. Конференциянең төрле юнәлешләрне колачлавы да кызыклы. Шәрәф Мөдәррис шигырьләре дә укылды, яшь иҗатчылар номинациясе дә бар иде, Чүпрәле районында туып үскән башка язучыларның иҗатына да мөрәҗәгать иткәннәрен дә күрдек. Шәрәф Мөдәррис иҗатын фәнни яктан өйрәнү омтылышы да бар иде. Ягъни, киң диапазонлы фәнни-гамәли конференция иде. Мондый конференцияләр бик кирәк. Шәрәф Мөдәррис иҗатына без бит Тукайлар кебек көн саен мөрәҗәгать итеп тормыйбыз. Бу яктан, балаларны якташ шәхеснең иҗатына якынайтуда фәнни чараның әһәмияте бик зур.

Казанда мондый чараларның жюриенда еш утырырга туры килә. Еш кына ясалмалылык белән очрашабыз, укытучыларның мәҗбүр итеп өйрәткәннәрен дә күрәбез. Ә биредә без ихласлылык күрдек, укучыларның Шәрәф Мөдәррискә шәхси мөнәсәбәтен тойдык”.

Нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла: “Бөтен балаларны бер рәткә куеп булмый, аларның аерылып торганнары була һәм ул яшькә карамый. Беренче урынны башлангыч класс кызы алды. Сәнгати күзаллау була. Ул кайсы балада була, кайсында – юк. Ә сәнгати күзаллау безнең халыкка бик хас ул. Чөнки рәсем ясарга ярамаган һәм халык сүз белән тасвирлаган. Ул шагыйрьләрдә бик югары. Яшьләрдә ничек булыр – күрербез. Биредә мин балаларда якташ шагыйрьләрен сәнгати күзаллауны тойдым. Алар шагыйрьне үз якын кешеләре итеп аңлап фикер йөртәләр кебек. Нигездә, балаларның әзерлеге начар түгел. Бу якларга килгәч, мишәр диалекты белән сөйләшкәнне күбрәк ишетәсе килә. Ә алар безнең белән әдәби телдә сөйләшергә тырышалар, хәзинәгә тиң бит аларның үз сөйләмнәре. Бик матур!”

З0 елдан соң басылган китап

Җиңүчеләр Шәрәф Мөдәррис исемен йөрткән Каракитә авылы клубында үткән тантаналы кичәдә бүләкләнде. Кунакларны Чүпрәле районы башкарма комитеты рәисе Данис Сатдинов сәламләде. Шәрәф Мөдәрриснең хз туган ягында онытылмавын искәртеп узды.

Әлеге кичәнең кульминациясе – Шәрәф Мөдәрриснең шигырьләр китабын тәкъдим итү иде. Рәмис Аймәт Татарстан китап нәшриятында басылган китапның сигнал экземплярын Каракитәгә алып кайткан.

Шәрәф Мөдәрриснең әсәрләре җыентыгы соңгы тапкыр 1989 елда – моннан 30 ел элек басылып чыккан булган. Быел басылып чыккан җыентык Татарстан язучылар берлеге һәм шагыйрьнең кызы Әлфия Мөдәррисова-Минһаҗева тырышлыгы белән дөнья күргән. Шигырьләр җыентыгының бердәнбер нөсхәсен Рәмис Аймәт Каракитә авылындагы мәктәп китапханәсенә бүләк итте.

Зиннур Мансуров: “Без шагыйрьләр үлми дип әйтергә яратабыз. Ләкин моның өчен бакыйлыкка күчкән каләм әһелләрен һәрдаим искә алып яшәргә кирәк. Без татар җанлы варисларыбызны тәрбияләүдә алардан файдаланырга, телебезне саклауда аларның ярдәмен тоеп яшәргә тиешбез. Бүгенге чараларда мин горурланып әйтәсем килә. Шәрәф Мөдәррис кебек олуг затлар үлмиләр, андый шагыйрьләр арабызда яшиләр. Бүген сезнең якташыгыз Шәрәф Мөдәрриснең рухы тантана итә. Шәрәф Мөдәррискә багышланган фәнни-эзләнү конференциясендә катнашып, күпме балалар дипломнар алды! Болар дипломнар гына түгел, Казаннан килгән затлы остазлар тарафыннан бирелгән, аларны сәнгать дөньясына озаткан юлламалар. Алар алдагы көнгә фатыйхалар. Игелекле гамәл кылганы өчен Чүпрәле районы хакимиятенә һәм Каракитә авылы мәктәбе укытучыларына һәм ихлас күңелле балаларга рәхмәтебезне әйтәм”.

Марат Әмирханов: “Мин Шәрәф Мөдәррисне күреп белмим. Ләкин арабызда җепләр бар. Беренче җеп – мин аның балдызы Венера Ихсанова белән бергә эшләдем (Марат Әмирханов белән Венера Ихсанова “Азат хатын”-“Сөембикә” журналында бергә эшләгәннәр. Авт.). Икенчесе – аның хатыны Ләбибә Ихсанова (күренекле балалар язучысы. Авт) белән дус идек. Тагын да мөһимрәге – аларның кызы Әлфия ханым – туган ягым Актаныш килене. Шәрәф Мөдәррис – зур шагыйрь.

Андый зур шагыйрьләр озак яшәми шул. Алар бу дөньядан янып-көеп китеп баралар.

Алар безгә зур мирас калдыралар. Тукай турында безнең һәр шагыйребез яза. Бу дөрес тә. Тукай турында язылган шигырьләрнең иң камилен, иң дөресен дә Шәрәф Мөдәррис язган. “Караңгы төп караңгысын яшендәй ярган Тукай”, дип язган ул. Шушы бер җөмләдә Тукайның бөтен асылы чагыла. Менә нинди ул сезнең Шәрәф Мөдәррисегез!

Тагын бер фикер – Шәрәф Мөдәррис хатын сайлый белгән. Ләбибә Ихсанова бик зыялы токымнан. Кешегә яхшылык кына тели торган йомшак күңелле кеше иде ул. Фронтовик егет бәхетен дөрес тапкан. Ир кеше ир булсын өчен яхшы хатын булуы кирәк. Алар хәзер инде барысы да бакыйлыкта”.

Инсаф Абдулла: “Шекспир сонетларын беренче булып Шәрәф абый тәрҗемә иткән. Казан театр училищесы студентлары ел саен аларны өйрәнәләр. Тәрҗемә ул бик зур хезмәт. Димәк, ул милләтнең бикләнеп ятуын теләмәгән, аның киңрәк фикерләвен теләгән”.

Инглиз теленнән арадаш телсез туры тәрҗемә

Инсаф Абдулла фикеренә кушылып, тәрҗемә темасын дәвам итәм.

Дөнья классикларының әсәрләре татар теленә гадәттә рус тәрҗемәсе аша күчерелә. Татар театрында куелган Шекспир әсәрләре дә рус тәрҗемәләре аша эшләнгән. Ә шагыйрь һәм тәрҗемәче Шәрәф Мөдәррис Шекспирның сонетларын һәм “Король Ричард III» пьесасын инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткән булган.

Дөрес, әлеге тәрҗемә сәхнәгә куелмаган, ул бары тик 2006 елда Шекспир тәрҗемәләренең икетомлыгында гына басылып чыкты. 2014 елда Камал театрының Кече сәхнәсендә бу пьеса куелды куелуын. Әмма яңа тәрҗемәдә, Резеда Гобәева рус теле аша тәрҗемә иткән иде. Монысы да аңлашыла, театр әһелләре тәрҗемәләрнең дә искерүе турында әйтәләр. Бәлки… Әмма ни генә булмасын, Шәрәф Мөдәррис инглиз, немец телләреннән турыдан-туры тәрҗемә ясый алуы белән безнең бик күп тәрҗемәчеләребезгә үрнәк булып тора.

Шәрәф Мөдәррисның кызы Әлфия Минһаҗева-Мөдәррисова сәхнәгә күтәрелеп әтисе турында истәлекләр сөйләгәндә аның телләр өйрәнүгә сәләте булуын искәртеп узды. Ул тиз арада немец һәм инглиз телләрен үзләштерә алган. Күренекле чуваш язучысы Константин Ивановның “Нарспи” поэмасын да татар теленә турындан-туры тәрҗемә итә алган.

“Сез татарча матур сөйләшәсез”, дидем соңыннан Әлфия ханымга. Гадәттә, Казанда үскән язучы балаларының күбесенең татарчасы чамалырак була. “Мин әтиемә охшаганмын – телгә сәләт аннан бирелгәндер”, — диде Әлфия ханым тыйнак кына.

Онытылу “шансы” зур булган язучының иҗатын халыкка кайтару өчен тырышып йөргән Татарстан язучылар берлегенә дә рәхмәт!

Якташы иҗатын пропагандалаган шагыйрь Рәмис Аймәт: «Шәрәф Мөдәррис татар әдәбияты тарихында Абдулла Алиш, Сибгат Хәким белән янәшә атлаучы, иҗаты алар белән бер югарылыкта өйрәнелергә тиешле олуг әдипләребезнең берсе. Мин соңгы вакытларда Шәрәф Мөдәррискә бәйле архив язмалары белән таныштым. Замандашлары аны гадел, намуслы, ихлас кеше итеп искә алалар. Кызганыч, ул 44 яшендә вафат була. Аның исемен укучыларыбызга кайтарасы, аны тагын да танытасы иде. Аның шигырьләре җырлап тора бит, бәлки, композиторлар да күреп алырлар. Ә Чүпрәле районында узган чаралар — аның иҗади гомерен озайту. Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтару юнәлешендәге эш өчен район җитәкчелегенә рәхмәт!”

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*