tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия көне уңаеннан котлавы
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия көне уңаеннан котлавы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Россия көне белән тәбрик итәм! Бу көндә безнең күпмилләтле бердәм Россия халкы үзенең иксез-чиксез Ватанын – меңъелык тарихы һәм шанлы рухи һәм мәдәни традицияләре булган бөек илен хөрмәтли.

Без Ватаныбызның иң яңа тарихындагы аеруча мөһим вакыйгалар белән тарихи бәйләнгән дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Шушы истәлекле көн – 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатлары съезды Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларациясен кабул иткәннән бирле чирек гасырга якын вакыт узды. Хокукый демократик дәүләт төзү юлы катлаулы һәм күп очракта каршылыклы булып чыкты. Әмма ышанып әйтергә була – без шактый уңышларга ирештек.

Бүген Россия Федерациясендә киң колачлы технологик яңарту ышанычлы гамәлгә кертелә, зур инновация һәм инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы – илнең аеруча актив үсештә булган төбәкләреннән берсе, аның тормышчан куәте гасырлар буена шул җирдә яшәгән төрле милләт кешеләренең бер-берсенә хөрмәтенә һәм ышанычына нигезләнә. Без хезмәт сөючән, талантлы, Ватаннарына файда китерергә омтылган татарстанлыларның югары акыл һәм иҗат кодрәте нәтиҗәсендә көчлебез. Үзләренең кече Ватаннарын икътисад, фән, мәдәният һәм спортның барлык тармакларында лаеклы күрсәтеп, республика халкы күпмилләтле Россия Федерациясе халкы казанышларына сизелерлек өлеш кертә. Иманым камил, бу безнең уңышлы киләчәгебезнең нигезе булып тора.

Кадерле дуслар! Уртак максат белән берләшеп, кирәкле нәтиҗәгә ирешүдә актив гражданлык позициясе һәм ныклык, булдыклылык һәм инициатива, хезмәт теләктәшлеге һәм толерантлык күрсәтеп кенә, без татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту юлында теләсә нинди катлаулы бурычларны да җиңеп чыга алачакбыз. Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә тынычлык һәм килешү, чыдамлык һәм киләчәккә ышаныч, нык сәламәтлек һәм яраткан Ватаныбыз – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы үсеше өчен уңышлы эшләр телим!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*