tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшриятендә Шәехзадә Бабич әсәрләре тупланган яңа җыентык дөнья күрде
Татарстан китап нәшриятендә Шәехзадә Бабич әсәрләре тупланган яңа җыентык дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятендә Шәехзадә Бабич әсәрләре тупланган яңа җыентык дөнья күрде

Әлеге җыентыкка татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Мөхәммәдзакир улы Бабичның 1910–1919 елларда иҗат иткән шигъри әсәрләре, мәкалә-фельетоннары, эпиграммалары, хатлары туплап бирелде.

Китап мәшһүр шагыйрьнең 125 еллык юбилее уңаеннан киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Китапны нәшриятыбызның фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*