tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты Иран китап күргәзмәсендә катнаша
Татарстан китап нәшрияты Иран китап күргәзмәсендә катнаша

Татарстан китап нәшрияты Иран китап күргәзмәсендә катнаша

17 – 22 ноябрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Каспий буе төбәге илләренең халыкара китап күрмәзмәсендә катнаша. Күргәзмә Иранның Гилән провинциясендә урнашкан Решт шәһәрендә үтә.

Россия делегациясенең катнашуы РФ Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә мөмкин булды.

Татарстан китап нәшрияты тарихи китаплар, балалар басмалары, яшь һәм легендар татар авторларының яңа әсәрләрен тәкъдим итә.

Нәшрият стенды белән мәртәбәле кунаклар танышты: Иран хакимияте вәкилләре, Гилән провинциясе җитәкчелеге, Решт шәһәре мэры һәм күпсанлы китап укучылар аудиториясе. Алар бигрәк тә тарихи әдәбият һәм балалар әдәбияты белән кызыксынды.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин җирле мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре, шагыйрьләр һәм язучылар катнашында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә нәшрият эшчәнлеге турында сөйләде.

  • Нәшрият Иран китап күрмәзмәсендә икенче тапкыр катнаша. Беренче тапкыр татар әдәбияты бирегә 2016 елда XXIX Тегеран халыкара китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*