tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты янә Мәскәүдә
Татарстан китап нәшрияты янә Мәскәүдә

Татарстан китап нәшрияты янә Мәскәүдә

2 – 6 сентябрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты 33нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Ярминкә быел башкаланың мәдәни чаралар өчен иң мәртәбәле урыны саналган «Манеж» Үзәк күргәзмә залында узачак.

Кунакларны кызыклы әдәби чараларда, лекцияләрдә, дискуссияләрдә танылган язучылар, шагыйрьләр, мәшһүр шәхесләр, китап нәширләре белән очрашу көтә. Биредә ике төрле форматта катнашу мөмкинлеге бар: офлайн («Манеж» залы) һәм онлайн (http://mibf.info). Ярминкәнең сайты бөтен чараларны турыдын-туры эфирда яктыртып барачак, моның өчен махсус онлайн-программа эшләп торачак. Ярминкәнең шәрәфле кунагы — Корея Республикасы, ул ярминкәдә онлайн форматта катнашачак.

Татарстан китап нәшрияты бирегә 200 исемдә 1000 данә китап алып килә (ХII стенд). Болар — яңа басылган китаплар, классик әдәбият, бүгенге заман авторлары әсәрләре, балалар өчен басмалар, сәнгать, тарих, архитектура өлкәсенә караган китаплар һәм башкалар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*