tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты зур масштаблы чарада катнаша!
Татарстан китап нәшрияты зур масштаблы чарада катнаша!

Татарстан китап нәшрияты зур масштаблы чарада катнаша!

2 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Татарстан китап нәшрияты «Манеж» үзәк күргәзмә залында узачак 33 нче Халыкара китап ярминкәсендә катнашачак.

Әлеге чарада лекцияләр, дискуссияләр, китап нәшер итү өлкәсендә танылган авторлар һәм профессионаллар белән очрашулар булыр дип планлаштырыла.

Ярминкә бер үк вакытта ике форматта узачак: офлайн (“Манеж” үзәге) һәм ярминкә сайтында Манежда уза торган барлык чараларның турыдан-туры трансляциясе оештырылачак.

Нәшрият биредә 200 дән артык (барысы бергә 1000 экз) китап тәкъдим итәчәк:

  • Фәнис Яруллин һәм Гамил Афзалның сайланма әсәрләре;
  • “Идегәй” (татар һәм рус телләрендә);
  • Габдулла Тукай “Сайланма әсәрләр”;
  • Җиңүнең 75 еллыгына багышланган басмалар – Шаһинура Мостафинның  “Мәңгелек данлы: документаль-публицистик материаллар”;
  • “Моабит дәфтәрләре” китап-альбомы;
  • Популяр автор Ольга Иванованың трилогиясе – “Нурсолтан”, “Гәүһәршад” һәм “Сөембикә”, һ.б.;
  • “Изге Болгар 2019” проекты;
  • Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре” һәм Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәсе”;
  • Михаил Худяковның “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” һәм башка бик күп китаплар тәкъдим ителәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*