enrutat
Баш бит / Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары ачылды
Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары ачылды

Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары ачылды

Унбишенче октябрьдә Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачылды. Оештыручылар теләк белдерүчеләрнең артып киткәнен, хәтта балалар өчен дә курслар ачуны сорап шалтыраткан ата-аналар булуын әйтте. “Татар-информ” хәбәрчесе “Казан нуры” мәчетенә барды һәм татар телен өйрәнергә килгән Изольда ханым һәм оештыручылар белән әңгәмә корды.

“Казан нуры” мәчетенең “Шамил” мәдрәсәсе бусагасын атлап керүгә милли рух һәм кунакчыллык күзгә чалынды. “Кызым, татар теле курсларынамы?” – дип шунда ук каршы алды бер апа. Мин “әйе” дип җавап бирүгә “менә монда өс-киемегезне саласыз, менә монда әйберләрегезне куясыз һәм, рәхим итеп, икенче катка телне өйрәнергә менәсез”, — диде. Моның кадәр кадер-хөрмәт белән каршы алу шундук уңай тәэсир калдырды. Миннән соң да килүче кешеләрне дә нәкъ шулай каршы алдылар. Беренче тәэсир сине ничек итеп каршы алуларыннан кала, килешерсез.

Икенче катка менүгә үк зур келәм җәелгән бүлмә күзгә чалынды. Ары-бире тыз-быз йөргән кешеләр дә очрады. Тизрәк барып карыйсы килде, кешене җәлеп итәрлек нәрсә бар икән анда дип уйладым. Бүрәнәдән төзелгән бинада гадәти мәктәптәге кебек парталар һәм урындыклар, такта, укытучы һәм татар телен өйрәнергә килгән укучыларны күрдем.

Менә тагын ашыга-ашыга кемдер килеп утырды. Бер күрүдә үк игътибарымны алды ул минем. “Гафу итегез, безгә телне ни өчен өйрәнергә килгәнегезне сөйләп үтә алмассызмы”, — дип сорауга ук фамилиясен әйтергә теләмәгән Изольда ханым: “Юк, юк, мин оялам. Сез нәрсә”, — дип ялварды. Әмма карышуы озакка сузылмады, миңа ышаныпмы, ул үзенең ни өчен телне өйрәнүе хакында сөйләргә булды.

“Әнием рус, әтием татар милләтеннән. Үземнең кайсы милләт кешесе икәнен әйтүе кыен”

Изольда мәктәпне 1988 елда тәмамлаган. Әнисе рус, әтисе татар. Татар теле курслары башлануы хакында Интернеттан белгән.

– Татарстанда гомерем буе яшим, ә татар телен белмим. Ә ни өчен әле башлап карамаска ди? Халык әйтмешли, укырга беркайчан да соң түгел. Шуңа күрә мин дә татар телен өйрәнүчеләр, рәтенә керергә, Татарстанның милли мәдәниятен өйрәнергә булдым. Интернетта очраклы гына татар теле курслары турында мәгълүмат килеп чыкты да, мин, кызыксынып киттем. Үземне сынап карарга булдым. Телне өйрәнермен дип уйлыйм.

– Телне өйрәнүдә Сезне иң элек нәрсә кызыксындыра? Аралашумы?

– Әлбәттә, аралашу. Монда алган белем татар әдәбиятын уку дәрәҗәсенә кадәр җитәр дип уйламыйм. Башлам дәрәҗәсе миңа тормыш-көнкүрештә сөйләшергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Мөгаен, теләгем булса, курсларга киләчәктә дә йөрермен.

– Сез Казан кызымы? Сез Укыганда татар теле бар идеме?

– Әйе, мин Казанда тудым, монда туып үстем, эшлим. Әмма республикада яшәп, телне белмим. Беләсезме, мин укыганда татар теле мәҗбүри укытылмады, программага факультатив булып кертелгән иде ул. Ул вакытта мин мәктәп программасы да җиткән, программа җитәрлек бирелгән, татар теленең бер дә кирәге юк дип уйладым.

Хәзерге вакытта татар теленең мәктәпләрдә укытылу ысулы (ата-аналар гариза язып – ИТ) белән кайберәүләр килешмәде. Әгәр дә кеше мөстәкыйль, аңлап телне өйрәнә икән, миңа калса, бу очракта телне өйрәнү нәтиҗәләре мәҗбүри өйрәткәнгә караганда күпкә яхшырак булачак.

– Сез милләтегез буенча кем?

– Әнием рус, әтием татар милләтеннән. Шуңа күрә үземнең кайсы милләт кешесе икәнен әйтүе кыен. Минемчә, канында татар каны аккан кеше татар телен белергә, үзенең туган-тумачалары белән аралашып торырга тиеш.

– Тагын кайсы телләрне беләсез?

– Инглиз телен өйрәнәм. Рус телен иркен кулланам. Сүз байлыгына татар теле дә керер дип уйлыйм.

– Ни өчен курсларга балагыз белән килмәдегез?

– Улым белән килер идем дә, тик ул быел унберенче сыйныфта укый, мәктәп тәмамлаячак. Курсларга килергә теләр иде дип уйлыйм. Татар теле аңа мәктәптә керде, әмма ул аны яхшы белми. Аның быел Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, нагрузка көчле. Мин аңа курсларга баруым хакында әйттем, ул гаҗәпләнде. “Әгәр дә телне түләп өйрәнергә тәкъдим итсәләр, белмим, барыр идем микән, юк микән”, — диде. Хәзерге яшьләр башкача уйлый. Хәер, үземнең дә бит яшь вакытта фикерем башка иде. Татар телен өйрәнү теләге әле туды.

Изольда ханым үзенең кайсы милләт вәкиле икәнен әйтә алмаса да (дөресрәге бу сорау аңа катлаулы булып тоелды), анда ниндидер үзаң уянган иде. Аның күзләре май кояшыдай ялтырады, татар теле диюгә үк үзенчә бер кызыксынуы туган иде. Менә мондый кешеләрне хөрмәт итәм. Телне өйрәнүгә бер адым ясалды дияргә була. Теләк уянгач, калганы акрынлап килеп чыга ул. Изольда ханымның татар телендә сөйләшү хыялы якын киләчәктә чынга ашар дип уйлыйм.

Диния нәзарәтеннән татар теле курслары

Татар теле курслары бер мәчеттә генә түгел, ә Татарстан буенча берьюлы әллә ничә мәйданчыкта бара. Курсларны бушлай Татарстанның Диния нәзарәте оештыра. Теләк кенә кирәк, теләгең бар икән, рәхим ит, языл. Ә хәзер татар теле курслары кайларда һәм ничә сәгать үткәрелгәне, кемнәр алып барганы һәм курс тәмамланганда нәрсә тапшырылачагы турында мәгълүмат биреп үтик.

15 октябрьдә Татарстанның 16 шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү өчен бушлай курслар ачылды. Аларга йөрергә теләүчеләрнең саны 300 кешедән арткан.. Курслар 20 урында, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәрелә.

Казанда курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин. Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, алар ярты ел дәвам итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнә.

Иң күпсанлы төркем – Россия ислам институтында. Анда 45 кеше татар телен өйрәнәчәк. “Казан нуры” мәчете дә әйдәп баручылар рәтендә – 35 кеше. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Түбән Кама мөхтәсибәтендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте – биредә 30га якын кеше татар телен өйрәнергә теләк белдергән.

Лидерлар рәтендә шулай ук Яр Чаллы (23 кеше) һәм Бөгелмә (20 кеше) мөхтәсибәтләре. Төгәл саннар соңрак, төркемнәр тулысынча формалашып беткәч, билгеле булачак.

Интенсив курс программасы сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләккә карап ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү мөмкинлеге дә каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып бара. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла.

Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга сертификат тапшыру күздә тотыла.

“Балаларны да укытасыбыз килә дип шалтыраттылар”

Шунда ук каршыма “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе директоры урынбасары Алсу Мөхәммәтшина килеп чыкты. “Ничек итеп Сезгә ярдәм итә алам” дип мөрәҗәгать итте ул һәм бар күңелен биреп, татар теле курслары ачылуы хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Иманым камил, бу вакытта аның күңеле генә түгел, йөрәге янып тора иде. “Телне өйрәтергә тагын да зур мөмкинчелек табылса иде” дип сөйләде ул.

– Татар теле курсларын уздыра торган курслар арасында без дә бар. Без моңа бик шатландык. Иң элек белдерү бирдек, теләк белдерүчеләр без уйлаганга караганда күбрәк булды. Без, мәсәлән, берничә ел элек үзебез оештырып караган идек, ул вакытта аз кеше килде. Ә быел теләк белдерүчеләрнең барысын да ала алмадык, чөнки безнең урын кечкенә. Бу күренеш безне куандыра гына, чөнки татар теленә кызыксыну арта.

Курсларга 35 кеше язылды, хәзер дә килергә теләүчеләр бар. Менә хәзер дәрес башланды, ә телефон тынмый, гел шалтырап тора, курсларга язылырга теләүчеләр бихисап. Иншәаллаһ, киләчәктә зуррак мөмкинчелекләребез булыр. Балаларны да укытасыбыз килә дип шалтыраттылар. Биш яшьлек, ун яшьлек балаларыбызны да татар телен өйрәтергә йөртер идек, диләр. Әлеге курсларыбыз зурлар өчен генә каралган.

Дәресләрне Зөһрә Сәлахиева алып бара. Ул бик тәҗрибәле укытучы, ул нәкъ менә татар телен рус төркемнәрендә укыту буенча шөгыльләнә, укыту стажы егерме биш еллап бар. Ул педагогика университетында да булачак педагогларга белем биргән кеше, дәресләрен Литвинов методикасы белән алып бара.

– Ничек уйлыйсыз, татар теленә шундый зур кызыксыну кайдан барлыкка килде икән?

– Бәлки, татар телен кысу булганга күрәдер. Ул бит һәрвакытта да кире процесс башлана: берәр нәрсә тыя башласалар, кешеләр аңа күбрәк тартыла.

“Күптөрле методикалардан нәкъ менә Игорь Литвиновныкына өстенлек бирәм”

Татар телен өйрәнү җиңел түгел, диләр. Аны укыту, иң беренче чиратта, укытучыдан һәм методикадан тора. Әлеге курсларны алып барган татар теле укытучысы Зөһрә Сәлахиева үзенең мөгаллиме Игорь Литвинов методикасына таянып эшләвен әйтте.

– Узган елларда зур тәҗрибә алдым, “Ярдәм” мәчетендә татар телен өйрәнә башлаучыларга дәресләр бирдем. Без атнасына өч тапкыр шөгыльләнә идек һәм шул рәвешле укучылар татар телле мохиткә акрынлап яраклашты.

Мин Игорь Литвинов методикасы буенча укытам. Аның беренче дәреслеге “Я начинаю говорить по-татарски” (“Мин татарча сөйләшә башлыйм”) дип атала. Мин күптөрле методикалардан нәкъ менә Игорь Львовичныкына өстенлек бирәм, чөнки, тәҗрибә күрсәткәнчә, аның методикасы телне өйрәнергә ярдәм итә, кешеләр шуннан ләззәт таба, рухлана, тагын да күбрәк өйрәнәселәре килә башлый.

Дәреслек 1994 елгы, 2000 елда яңартып бастырылып чыккан. Аны мәктәп китапханәләрендә, шулай ук электрон вариантын интернетта пдф форматында да табарга була.

Шәхсән үзем Игорь Львович белән таныш идем, аның курсларына йөрдем. Ул, илленче елларда Белорусиядән Татарстанга күченә һәм баштан мәктәптә, соңыннан Ветеринария институтында инглиз телен укыта, Европа телләрен белә иде. Чит телләр укыту методикасын ул татар теленә дә күчерә.

Игорь Литвинов татар телен бик ярата иде һәм шул телгә мәхәббәтен безгә дә йоктырган иде. Китап барлыгы 25 бүлекчәдән тора. Беренче дәрестә үткәннәр киләсе дәресләрдә кабатланыла, монда педагогиканың барлык принциплары да исәпкә алынган.

Аның методикасы икенче төрле грамматик структуралар методикасы дип атала. Иң элек лексика өйрәтелә, аннан соң гына грамматиканың нигезләре бирелә башлый. Беренче дәфтәрдә сүзлек, икенче дәфтәр язма эшләр дәфтәре булыр.

«Казан нуры» мәчетендә татар теле курслары алты ай дәвамында дәвам итәчәк. Дәресләр атнасына ике тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 18:00 – 19:00 сәгатьтә була.

Зилә Мөбәрәкшина
intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*