tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе башланды
Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте: дини белем алу нияте белән абитуриентлар мәдрәсәләргә килә. Кичәге мәктәп укучылары гаризаларын көндезге бүлеккә бирсә, олырак яшьтәгеләр кичке һәм читтән торып уку мөмкинлеген карый. Гомумән, быел республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400-дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле һәм югары дәрәҗәдәге белем бирә. Стандартка “Гарәп теле”, “Дин тарихы”, “Психология һәм педагогика”, “Хокук нигезләре”, “Татар теле һәм әдәбияты”, “Татарстан һәм татар халкы тарихы”, “Россиядә ислам тарихы”, “Ислам дине тәгълиматы”, “Коръәнне уку һәм ятлау”, “Коръәнне уку кагыйдәләре (тәҗвид)”, “Коръән белеме”, “Коръән тәфсире”, “Гыйбадәт кылу нигезләре”, «Ислам хокукы”, “Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы”, “Хәдис белеме”, “Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ сүзләре”, “Вәгазь уку нигезләре һәм имамның бурычлары”, “Исламның дини агымнары”, “Ислам фәннәрен укыту методикасы”, “Әхлак”, “Ислам тарихы”, “Мантыйк” кебек дәресләр керә.

Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге бүлегендә “нигезле” дәрәҗәдәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, “югары” дәрәҗә – 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе “нигезле” укыту программасы буенча белем бирә.

Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга “Имам-хатыйб”, “Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы”, “Гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе” квалификацияләре тапшырыла. Дини белемнән тыш, шәкертләр өстәмә һөнәри белемгә дә ия булалар (умартачы, автомобиль йөртүче, тегүче һ.б.). Кайсыбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нигезендә читтән торып параллель рәвештә югары дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирәләр. Мәдрәсәдәге “Нигезле” программаны үзләштереп, укуны Казан ислам университетында югары дини белем алып дәвам итәргә мөмкин.

Көндезге бүлектә уку дәвере 4 ел тәшкил итә, читтән торып уку (бакалавриат) 5 ел дәвам итә. Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын үтәргә мөмкин. Россия ислам институты яки Казан ислам университетын тәмамлаучылар магистратурага керә ала.

Студентларга уку дәверендә тулай торакта бушлай урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*