tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре ТАССРның 100 еллыгына багышланды
Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре атналыгы тәмамланды. 10 февральдән 15 февральгә кадәр укучылар Дәүләт Советы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары белән очрашты. Алар гражданлык һәм ватанпәрвәрлек мәсьәләләре, республикабыз тарихының мөһим вакыйгалары турында фикер алышты.

Быел «Традицияләрне саклап калып, киләчәкне булдырабыз» дигән парламент дәресе ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Парламент дәресе – Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Ул 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Парламент дәресләре нинди генә темага багышланмасын, ахыр чиктә сәяси-хокукый культура һәм укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.

Тулаем алганда, «Парламент дәресе» проекты эшләгән елларда парламент дәресләре мәктәбен узган укучыларның тулы бер буыны үсте, аларның күбесе югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем алу уку йортлары студентлары булды. Проектта беренче сыйныфтан катнашкан укучылар узган ел мәктәпне тәмамлады.

Атна дәвамында парламентарийлар сайлау округларында гомуми белем бирү оешмаларында булды, мәктәп укучылары белән сөйләште, дәресләрдә белгечләр сыйфатында актив катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*