tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли китапханәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Татарстан Милли китапханәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Милли китапханәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Милли китапханәсен Мәдинә Тимерҗанова җитәкли башлаячагы билгеле булды. Бу минутларда яңа директорны коллективка тәкъдим иттеләр.

Моңарчы китапханәнең директоры булып эшләгән Сөембикә Җиһаншина, кайбер мәгълүматлар буенча, Татарстан Мәдәният министрлыгына алына.

Исегезгә төшерәбез, ТР Милли китапханәсе быел элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчә. Аны реконструкциядән соң тантаналы ачу август ахырына планлаштырылган.

Мөршидә Кыямова
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*