tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли музеенда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак
Татарстан Милли музеенда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак

Татарстан Милли музеенда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак

2016 елның  18 февралендә Казанда, Татарстан Милли музееның әдәби салонында шагыйрә, “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангированың якынлашып килүче юбилее уңаеннан очрашу узачак.

Әдәби салон кунаклары Шәмсия Җиһангированың гаилә альбомыннан аның тормышын, иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлеген чагылдырган уникаль фотосурәтләрен күрә алачак. Очрашуда шагыйрәнең дуслары һәм коллегалары катнашачак.

Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа. 1992 елның мартында аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш.Җиһангирова 2003-2006 елларда радионың баш мөхәррире вазифаларын башкара. 1996 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. Хәзерге вакытта Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре.

Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп» (Ф.Әхмәтов музыкасы), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И.Дәүләтшин музыкасы), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Бураннар» (Р.Нәгыймов музыкасы), «Минем кадерлеләрем» (М.Гыйләҗев музыкасы), «Күрәсем килгән иде» (Г.Сафиуллин музыкасы), «Җирсү» (А.Шакиров музыкасы), «Мәңге бергә» (Г.Мингалиев музыкасы), «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А.Хөсәенов музыкасы) – болар озак еллар буе һәрдаим башкарыла торган җырлар мисаллары.

Ш.Җиһангирова – 1991 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәби-музыкаль кичә 18 февраль көнне Татарстан Милли музееның әдәби салонында 14:00 сәгатьттә башлана (Казан, Кремлевская урамы, 2). Керү ирекле.

Бөтендөнья татар конгрессының
мәгълүмати-аналитик идарәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*