tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан министрлары татар теле буенча курслар уза
Татарстан министрлары татар теле буенча курслар уза

Татарстан министрлары татар теле буенча курслар уза

Татарстан министрлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы базасында оештырылган татар теле курсларында укый башлады. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Министрлар мондый курсларны университет базасында үтә. Курсларны Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Министрлар телне белү дәрәҗәсен аңлау өчен башлангыч этаптагы барлык тестларны узды», – диде Галимова.

Күп кенә министрлар татар телен белсә дә, халык алдында чыгыш ясау өчен бу гына җитәрлек түгел.

«Министрлар Казанда гына эшләми, районнарга да бара, анда күбесенчә татарлар яши. Шунлыктан алар халыкка мәгълүматны аңлаешлы һәм үтемле итеп җиткерсен өчен татар телен өйрәнү мәсьәләсендә эшне көчәйтү ихтыяҗы бар», – дип искәртте спикер.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һ.б. курсларны үзләштерә башлаган инде.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*